Минск мәчете һәм Беларусь татарларының тарихи урыннары.




Күптән түгел балаларым белән Беларусиядә булдык һәм Минскның элек татарлар яшәгән урыннарын барып күрдек. Элекке заманда Беларусь башкаласы Минскның төнъяк-көнбатыш кырыен Татар бистәсе дип атаганнар. Татарлар анда 15-16 гасырлардан бирле яшәгән. 1897 елда Минск шәхәрендә 1146 татар исәпләнгән (91 мең шәхәр халкыннан).Бүген дә анда Татар урамы, Татар скверы бар. 

 

16 нчы гасырдан 19 гасыр ахырына кадәр Минск татарларының агачтан ясалган мәчет булган. 1902 елда анда 32 метрлы манаралы яңа таш мәчет ачылган булган. Ул 1949 елда ябыла, Минск мөселманнарының  Сталин исеменә мәрәҗәгать язу да булышмаган. 1962 елда мәчет бинасы бөтенләй җимерелә.  Татар зиратын (мазарын) җимереп 70-нче елларда аның урыннда сквер ясаганнар. Ул скверда берничә ярым җимерелгән кабер ташлары сакланып калган.

 

Яңа мәчет былтыр 2016 нчы елның ахырында гына ачылган. Мәчет янына берничә дистә Минскның  элегрәк җимергән татар мазарларыннан китерелгән сакланып калган кабер ташлары куелган. Беларусь татарлары (Польша-Литва татарлары) Бөек Литва кенәзлеге җирләренә 14 гасырда кучкәннәр. 16-17 гасырларда аларның саны 100 меңгә кадәр җиткән дип санала, Ул вакытта  Польшада гына 100 гә якын мәчетле татар авылы булган.  90-нчы еллар башында бу өч илдә татарлар саны 20 мең чамасы булган. Сугышка кадәр Беларусиядә 19 мәчет булган. Иске мәчетләрдән бүгенге көнгә кадәр берсе генә сакланып калган. 

 

 


 
 

Август 2017 ел.