Статистика

Татарлар күпме, кайда яши.  Соңгы үзгәрешләр. 

  

Русиядә 2010 елда үткән җанисәп нәтиҗәләрере төгәл һәм бөтенләй ышанычлы булмаса да төп тенденция күренә. - XXI гасыр башында татарлар саны кими башлаган.

Рәсми статистика буенча татарлар саны 2002 елга карата 4,4% кимегән (яки 240 меңгә).

Җанисәпнең рәсми нәтиҗәләре буенча Русиядә 2010 елда 5310649 татар яшәгән. Ул бөтен Русия халкының 3,72% була ( милләтләре билгеле булган кешеләр арасында 3,87% ).

 

Шул ук вакытта Русия халкының 4,1 %  (5,63 млн.кеше) - җанисәп вакытында милләте язылмаган.  Аларның күбесе җанисәптә катнашмаган һәм җирле хакимиятләр мәгълүматы буенча гына язылган дип санала.  Алар арасында әлбәттә татарлар да бар. 

Ләкин Татарстан буенча  андыйлар ~0,16% гына, ә кайсы бер зур шәһәрләрдә 10% тан артык (Санкт-Петербургта – 13,3%). 

Нинди милләттән булганы язылмаган кешеләр санын һәрбер регионда татарлар өлешенә тапкырласак  - якынча 100-120 мең татар исәпкә алынмаган диеп була.

Тагын 100 мең артык татар Башкортостанда башкорт диеп исәпләнгән дип санала - тарихчы Д.Исхаков фикере буенча. 2002 елда алар саны тагын да куберәк - 150-200 мең булган .

 

Нәтиҗәдә Русиядә татарлар саны 5,5 миллионнан  арта, ләкин барыбер 2002 елга карата якынча 200 мең кешегә кимегән булып чыга.


Татарлар Русиядә (рәсми статистика)
Ел
Барлыгы
Шәһәрләрдә
Авылларда
  2002
5554601
3795319
1759282
2010
5310649
3596405
1714244
үзгәреш
-4,39%
-5,24%
-2,56%

Татарлар арасында авыл һәм шәҺәр халкы өлеше 2010 елда

      %
Шәһәрләрдә
67,72%
Авылларда
32,28%

Аерым республикалар, өлкәлар буенча карасак нинди үзгәрешләр күренә? Татарлар саны Татарстанда, Башкортостанда һәм тагын 3 өлкәдә арткан. Татарларның  95 % ты яшәгән 30 регионны карасак  – 18 регионда  татарлар 10% тан артык кимегән ( аның икесендә - 20% артык.)

 

Кайсы бер өлкәләрдә татарлар 90-елдан бирле кими, алар арасында татарлар иң күп булган - Чиләбе, Сведлов, Пермь өлкәләре. Аларда 20 елда татарлар саны 20% артык кимегән.

Пенза өлкәсендә татарлар саны 8 елдә үзгәрмәгән диеп була , ләкин шул ук вакытта татарлар өлеше % исәбендә әкрен генә 40 ел арта бара (1970 елда - 4,85%, 2010 елда – 6,4%).

 

Татарлар саны аерым регионнар буенча
Регион
 2002 ел
татарлар %
2010  ел
татарлар %
үзгәреш
2010 елда 2002 елга карата
2 000 116
52,92
2012571
53,2
12 455
100,6%
990 702
24,14
1009295
25,4
18 593
101,9%
205 087
5,69
180913
5,4
-24 174
88,2%
168 766
12,2
149873
12,2
-18 893
88,8%
168 143
3,75
143803
3,5
-24 340
85,5%
166 083
1,6
149043
1,4
-17 040
89,7%
165 967
7,61
151492
7,6
-14 475
91,3%
136 597
4,84
115544
4,6
-21 053
84,6%
127 931
3,95
126124
4,1
-1 807
98,6%
109 218
6,96
98831
6,7
-10 387
90,5%
107 637
7,51
108899
7,6
1 262
101,2%
106864
8,07
102587
7,5
-4 277
96,0%
86 805
5,97
86431
6,4
-374
99,6%
70 590
7,02
60523
6,6
-10 067
85,7%
57 577
2,16
52884
2,2
-4 693
91,8%
52 851
0,8
56200
0,8
3 349
106,3%
51 030
1,76
40229
1,5
-10 801
78,8%
50 609
1,44
44000
1,4
-6 609
86,9%
47 796
2,3
41870
2,2
-5 926
87,6%
46 261
5,21
43392
5,2
-2 869
93,8%
44 382
1,5
34828
1,3
-9 554
78,5%
43 415
2,89
36457
2,8
-6 958
84,0%
43 377
5,96
38357
5,8
-5 020
88,4%
Чувашстан
36 379
2,77
34214
2,8
-2 165
94,0%
35 553
0,76
30857
0,7
-4 696
86,8%
28 641
1,06
24557
0,9
-4 084
85,7%
27 874
1,04
24158
0,9
-3 716
86,7%
27 734
5,47
28509
5,6
775
102,8%
26 966
1,1
22882
1
-4 084
84,9%
25 589
0,5
24840
0,5
-749
97,1%
башка регионнар
298 061
0,205
236 486
0,165
- 61575
79,3%

            Татарлар чит илләрдә.

Чит илләрдә яшәүче татарларны төгәл санап булмый. БДБ (СНГ) илләрендә рәсми статистика буенча ~750 мең татар яши . Узбәкистан, Казахстан, Украина, Кыргызстан рәсми статистикалары буенча татарлар саны 1989 елга карата якынча 30-35 % кимегән  - аларның бер өлеше 1990-нчы-2000-нче елларда Русиягә кайткан, калганнары ассимиляция тарафыннан кимегән диеп була.

 

Ауропа һәм Америка илләренә киткән милләттәшләребезнең санын барлык Русиядән киткән халыкның 4-5 % итеп санап була (рәсми статистика буенча Русиядән соңгы 20 елда барлыгы 1,25 млн. кеше чит илләргә күчеп киткән, һәм ел саен 300-350 мең кеше вакытлыча эшләргә Ауропа илләренә һәм Америкага китә). Шуңа күрә  барлыгы Ауропа илләренә һәм Америкада 100 меңгә кадәр милләттәшләребез  яши диеп була.

Нәтиҗәдә чит илләрдә якынча 850 мең татар килеп чыга. Бүгенге көндә чит илләрдә татарларның 15% артык яши. ( Кырым татарларын санамыйча).

Ә дөньяда барлыгы – 6,3 - 6,4 миллион  татар килеп чыга .

 

Википедиядә татарлар саны буенча шундый мәгълумат китерелә:

Дәүләт
Татарлар саны
Ел
 Үзбәкстан:
324 080
2002
 Казахстан
204 229
2009
 Украина
73 304
2001
 Кыргызстан
31 491
2009
Төрмәнистан
61 000

Әзербайҗан
25 900
2009
Төркия
26 000

Таҗикстан
19 300
2000
АКШ (США)
11 000

Кытай
7 500

Белорусия
7 316

Грузия
3 700

Литва
3 235

Молдова
2 900

Латвия
2 739

Эстония
2 445


806 139

*Википедия

Наил Гыйлман. 2012 ел.