Чиркәүсез кирмән.



Июль ахырында, башкалабызда, Казан кирмәне янында, борынгы татар шәхәре җирләрендә, рус патриархы татар түрәләре белән бергә чиркәү нигезе салганда, без Петербургта булдык.
Шулай ук Финляндия чикләрендә урнашкан элекке финн шәһәре Выборгны күрергә бардык. Выборг 1944 елга кадәр Финляндиягә , ә элегрәк - 13-17 гасырларда - Швециягә кергән. 19 гасыр уртасына кадәр шәхәр халкының күпчелеге шведлар һәм немецлар булган, соңрак финнар, финнарны 1944 елда кугач – урыслар. 






Выборгның тарихи үзәге матур һәм кызык. Шәхәрдә 15-17 гасырларда төзелгән берничә  бина сакланган. Выборгның иң кызык урыны – 13 нче гасыр ахырында төзелгән кирмән (замок). Ул Рәсәйдә бердәнбер урта гасырларда төзелгән замок.

Выборг кирмәнен шведлар 1293 елда төзегән. Ул вакытта Аурупада тәре походлары заманы булган. Выборг кирмәнен төзү макслатлары - монда яшәүче карелларны Швеция королена буйсындыру һәм христианлантыру булган.
Бу шәхәр турында күп язып була, ләкин мин бер  фактка гына игътибар итәм

Выборг кирмәнендә булганда шуңа игътибар иттем – кирмәндә чиркәү булмаган.
Выборгка баруыбызның да бер сәбәбе шул. Рәсәй үзәгендә татарларга һәм башка мөселман халыклары вәкилләренә күреп йөрергә урыннар бик әз. Иске урыс шәхәрләрендә кая карама – истәлекле урыннар арасында 70-80% чиркәүләр. Әлбәттә,  алар Выборгта да бар,  ләкин шәхәрнең тарихи үзәгеннән читтәрәк һәм аның пейзажын бозмый.

Димәк тәре походлары заманында да кирмәндә аерым чиркәү салуны бик мөһим эш дип санамаганнар.

Күбесе, урта гасырларда кешеләр бик динле булган дип саный. Әлбәттә, элекке заманнарда дин йолалары тормышның аерылмас бер өлеше булган, моңа җәмгыять тә, дәүләт тә ярдәм иткән. Ләкин барыбер бигрәк тә яшь сәләмәтле кешеләр дин турында күп уйламаган. Көндәлек мәшәкатьларны санамыйча, рухи дөньяның да башка яклары күп булган. Югысә безнең мәҗүси заманалардан калган гореф-гадәтләр, әкиятләр, халык иҗаты, сәнгате сакланмас иде. Бу татарларга да башка халыкларга да кагыла...

Шулай ук Алтын Урда дәверендә урыс православие чиркәве ничек күтәрелгәнне дә искә алыйк. Алтын Урдада Чынгызхан раслаган кануннар буенча, барлык диннәр тигез хокуклы булган, руханилар һәм гыйбадәтханәләр, шул исәптән чиркәүләр һәм монастырьлар, салым түләмәгән. Шуңа ул вакытта күп монастырьлар төзелгән.
 Салым түләмәгәнгә алар бүгенге иркен икътисади зона яки оффшорлар кебек булган һәм дини үзәкләр генә түгел – икътисади үзәкләргә дә әйләнгән һәм тиз байган.
Шулай итеп Алтын Урда ханнарының  дини сәясәте нәтиҗәсендә 14-15 гасырларда рус чиркәве зур байлык алган һәм урыс дәүләте тормышына көчле йогынты ясый башлаган...

Бүгенге Рәсәйдә генә чиркәүләр гөмбәләр кебек үсеп тора.  Казан монда беренчеләрдән. Милләттләре буенча православие диненда булган халык санын (руслар һәм башкалар) чиркәүләр санына бүлсәк - зур калалар арасында беренче урыннарда Мәскәү, Казан, Самар. Уфа да ерак калмаган. Статистика буенча Казанда мәчетләр дә чиркәүләрдән ким түгел. Ләкин аларның күбесе, ничектер тыйнак кына, күзгә чалынмыйча торалар. Чиркәүләрнең күбесе шәхәр үзәгендә урнашкан, башкалар да җәелеп, күзгә чалынып торалар. Һәм тагын  чиркәүләр төзелсә Казан мөселман шәхәре йөзен бөтенләй югалта ала...





Наил Гыйлман 2016 ел.