Үзәк Банк Татфондбанк,
ИнтехБанк һәм Анкор банкның лицензияләрен алды. Татар җәмәгатьчелеге
Татфондбанкны тиз арада юк итүне, аңа ярдәм итеп коткару юлларын эзләмәгәнне
Татарстанга сәяси басым ясалганнан күрә.
Акчаларын югалткан кешеләр, эшмәкәрләр өчен бу фаҗигалы хәл. Ул республика
хакимиятенең абруен да бик көчле төшерде. Татарстанның икътисады һәм сәяси югалтуларына
соңрак кына бәя биреп булыр. Бу язмада без республикадагы банк кризисының
финанс ягына гына карыйк.
Соңгы вакытта Татарстанның банк системасы күпме югалтты?
Финанс
активлар күләме буенча Татфондбанк (ТФБ) Татарстанда икенче урын алып тора иде,
Анарда 2016 елда республиканың банк активлары күләменең 21,3%, физик затлар кертемнәренең – 25,9%,
юридик затлар акчаларының -11,5% булган. ТФБ группасына кергән ИнтехБанк Татарстанда
4 нче урын алып тора иде, һәм анарда банк активларының 3,3% булган.
Нәтиҗәдә ноябрьдан
бирле Татарстанның банк активлары 27% ка
кимеде: 1018 млрд. сумнан ~740 млрд.
сумга кадәр. РФ банкларының активлары күләмендә бүгенге көндә Татарстан банклары
өлеше 1% тан да ким булды. Соңгы ун елда ул 1,3 -1,5 % булып торды. Һәм бу
күрсәткеч буенча (0,95%) бүген Татарстан
Кострома өлкәсеннән (0,99%) һәм Свердловск өлкәсеннән (0.95 %) дә бераз калыша.
(Костромада Совкомбанк теркәлгән.)
Республикада теркәлгән банклар
саны буенча гына (16) Татарстан элеккечә өченче урын алып тора, Мәскәүдән һәм Петербургтан соң (Мәскәү өлкәсе һәм
Ленинград өлкәсе белән бергә саналган) .
Соңгы 3 елда 2014 елның март аеннан бирле Русиядә банклар
саны 891дән 596 га
кадәр кимеде. Татарстанда 2008-2015 елларда 22-25 республикада теркәлгән
банклар эшли иде, һәм 2016 елга кадәр бер банкның да лицензиясе алынмады. Татфондбанк группасына кадәр Булган Банк
лицензиясе алынган иде, ноябрь аенда – Камский горизонт банкының.
Русиянең банк системасында регионнар өлеше. Банклар системасы
Русиядә федерализм юклыгын бик яхшы күрсәтә. Хәзерге вакытта Русиядәге 596
банктан 310 Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә, 33 – Петербургта һәм өлкәсендә
теркәлгән. Банк активлары күләме буенча:
Мәскәүдә һәм өлкәсендә – 78,6% ( шул исәптән 28,8% - Сбербанк) , Петербургта һәм
өлкәсендә – 14,8% (шул исәптән 12,3% - ВТБ). Димәк Татарстан белән искә алынган ике өлкә
банкларында барлыгы - 2,9% акча булса, калган 78 регион банкларында нибары 3,7%
акча була. Үсешле региональ
банк системасы Татарстан белән Свердловск өлкәсендә генә бар. Краснодар
краенда 10 банк бар, ләкин алар зур түгел.
Бу хәл регионнарның икътисади
үсешенә зур киртә булып тора.
Татарстанның банк системасы соңгы елларда.
Астагы таблицада һәм
диаграммада 2008-2017 елларда Тататрстанның банклар саны һәм аларның гомум
активлар күләме үзгәруе күрсәтелгән.
Соңгы елларда Татарстан
банклары республиканың банк секторының якынча яртысын алып торган. 2014 ел
уртасында республика банклары өлеше бирелгән кредитлар күләмендә 47,7 % , кертемнәр
күләмендә 53,5% булган. Банк кризисы
башлангач халык акчаларын федераль банклар бүлекләренә күчерә башлады.
Анализ Банки.ру порталы
мәглүматы буенча ясалды.
Наил Гыйлман.
http://zamanabiz.blogspot.ru/p/blog-page_67.html
Русскоязычная версия:
http://zamanabiz.blogspot.ru/p/blog-page_73.html