Тел һәм мәгариф



Милли мохит халыкның туган телен, һичшиксез, сакларга тиеш, дип элегрәк уйлый идем. Безнең халкыбызны да, телебезне дә татар авыллары 20нче гасыр ахырына кадәр саклап, үстереп торган. Милли мохит җимерелүне без татар теле начар хәлдә булуның төп сәбәбе, дип саныйбыз.
Ләкин соңгы вакытта Төньяк Кавказ республикаларында да туган телләрен белмәгән балалар һәм яшьләр саны тиз үсеп бара, дигән хәбәрләр еш килә. Шул исәптән җирле халыкларның өлеше 95 – 98 процентка җиткән Чечня белән Ингушетия дә бар. Ә аларда милли үзаң да, миллилек тә көчлерәк бит. Моның сәбәбе нинди?
Гасырлар дәвамында авыл мохите милли азчылыклар телләрен саклаган, чөнки кешеләрнең гомере шунда үткән, белем алу милли авыл мәктәбе белән чикләнгән, массакүләм мәгълүмат чаралары йогынтысы көчле булмаган. Ә хәзерге вакытта гадәти милли мохит кына телне саклап кала алмый, чөнки рус телендәге мәгариф һәм мәгълүмат чаралары йогынтысы гаилә һәм авыл мохите йогынтысыннан көчлерәк. Тел мохите дигәндә, хәзер беренче урынга уку йортларын, икенче урынга мәгълүмат чараларын, өченче урынга гына гаилә, туганнар даирәсен куеп була.
Балалар бакчасында нарасый елына – 200 – 250 көн, көненә 8 – 10 сәгать үткәрә. Мәктәптә укучылар елына – 200 көн, көненә 4 – 8 сәгать укыйлар. Шуңа баланы туган телгә өйрәтсәң дә, өйдә сөйләшсәң дә, әгәр ул рус телендә генә укыса, туган тел аның икенче теле генә булачак.
Мәгълүмат чараларының йогынтысы мәктәпнекеннән ким түгел. Заманча кешеләр бүген елына 365 көн мәгълүмати мохиттән аерылмый, гадәти көненә берничә сәгать телевизор, интернет карый, радио, музыка тыңлый.
Яшьләр чиксез-кырыйсыз мәгълүмати мохиттән татар теле чыганакларны сайласа – бу телне саклап калу мәсьәләсен чишә ала. Ләкин монда ике төп киртә бар. Беренчедән, бик кызыклы, сыйфатлы, барлык мәдәни һәм мәгълүмати ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек телеканаллар һәм башка мәгълүмат чаралары кирәк. Ә аларны булдыру өчен татар телендә укып чыккан белгечләр әз.
Икенчедән, тамашачылар да, укучылар да татар телле мәгълүмати ресурсларны сайлар өчен җитәрлек дәрәҗәдә татар телен белергә тиешләр.
Рус телен яхшырак белеп тә, туган телдә сөйләшү өчен көчле милли аң кирәк. Ә милли аң кайдан килә? Күп кеше милли аң геннар дәрәҗәсендә күчәргә тиеш, йә аны ата-аналар гына бирергә тиеш, дип уйлый. Бу дөрес түгел, чөнки элекке заманнарда да тәрбия күбрәк ата-анадан түгел, мохиттән килгән: туганнар, авыл, чөнки гаиләләр зур, ә җәмгыять ачык булган. Әлбәттә, ата-анадан күп нәрсә килә, ләкин аерым чит мохиттә яшәгән гаиләдә, аларның милли аң, миллилек тәрбияләү мөмкинлекләре чикле.
Милли аң шул ук мәктәптә бирелгән һәм китаплардан, төрле мәгълүмат чыганакларыннан алынган үз һәм башка милләтләргә кагылышлы белемнәрдән төзелә. Әлбәттә, милли мохиттә, татар җирендә үссә, бала аның зур өлешен әйләнә-тирәдәге тормыштан ук ала.
Ник татар теле конкуренциягә чыдый алмый? Соңгы 20 – 25 елда мәгълүмати технологияләр, телевидение, элемтә технологияләре бик тиз үсте. Нәтиҗәдә кулай мәгълүмат чаралары – дистәләрчә, мәгълүмат күләме йөзләрчә артты. Ул күләмдә болай да әз булган татар телендәге мәгълүмат бөтенләй югалып калды.
Соңгы елларда татар телевидениесен, интернетны үстерүгә күп көч куелса да, халкыбызда аларның популярлыгы рус телендәге ресурслардан берничә тапкыр кимрәк.
Милли жәмгыятьнең технологияләр революциясенә әзер булмавы сәбәбе шул ук – тулы мәгариф системасы, милли югары белем бирү системасы, татар телендә әзерләнгән белгечләр юк.
Шуңа татар телендә техник, фәнни-популяр, икътисади темалар буенча китаплар да, журналлар да юк, хәтта спорт, туризм, музыка буенча басмалар юк. Бу татар телен куллануны чикли, аңа чын дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелергә бирми.
Шулай итеп, барлык милли проблемалар белем алуга килеп терәлә.

Милли мәгариф һәм фән үстерү проблемалары
Милли мәгариф үсеше турында сөйләгәндә ешрак бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ) тапшыру проблемасын искә алалар. БДИны рус телендә генә тапшырып булганга, укучыларның һәм ата-аналарның күбесе фәннәрне татар телендә өйрәнү мәгънәсез, дип саный. Ләкин кануннар үзгәртелсә дә, БДИны туган телдә тапшыру рөхсәт ителсә дә, имтиханнарны татар телендә бирергә теләүчеләр әз булачак, чөнки татарча укуны дәвам итеп, профессиональ һәм югары белем алып булмый.
Югары уку йортларында татар телендә укыту турында искә алганда күбрәк туган тел һәм татар мәктәпләре өчен башка фәннәр укытучыларын әзерләү кирәклеге турында сөйлиләр. Шулай итеп, татар телендә педагогика һәм кайсыбер гуманитар белгечлекләр буенча гына укыту кирәк, дигән фикер хөкем итә.
Татар телендә югары техник белем бирү кайсыбер уку йортларында энтузиастлар көче белән бүгенге көнгә кадәр дәвам ителсә дә, бу әз кешене кызыксындыра, милли җәмәгатьчелек арасында да әз, билгеле.
Шулай итеп, күбесе өчен милли университет – ул татар телендә белем биргән гади гуманитар югары уку йорты. Шуңа аның әллә нинди зур файдасы, зур роле күренми. Түрәләр өчен татар телле белгечләр башка уку йортларында әзерләнсә, шул җитә. КФУ җитәкчеләре хәтта укытучыларны да рус телендә укытып, татар терминологиясен өйрәтү җитә, дип саныйлар.
Университетның икенче төп мәсьәләсе – милли фәнне үстерү. Милләтне, телне саклап калу һәм үстерү проблемасы фәнни белемнәргә таянып хәл ителергә тиеш.
Бүгенге көндә милли фән тел, тарих, милли мирасны өйрәнү педагогика өлкәләре белән чикле, чөнки милли кадрлар гуманитар юнәлешләрдә генә бар.
Ачык, киң аудиториягә юнәлгән мәгълүмат чыганакларына карасаң, милләт, тел хәлләрен махсус беркем дә күзәтеп, тикшереп тормый. Татар телен белү, куллану дәрәҗәсе, аның үзгәрешләре кебек иң кирәкле мәгълүматны без күбрәк җанисәпләр материаллары аша гына беләбез. Хәтта татарлар санын да «милли фән» безгә җитәрлек дәрәҗәдә төгәл итеп әйтә алмый.
Социолингвистика, этнолингвистика кебек яңа юнәлешләр хәтта күрше чуаш һәм финн-угор халыкларында үсешлерәк. Чабаксарда Барселонадан килгән Эктор Алоси-Фонт социолингвистика фәнен үстерә, бик кызыклы тикшеренүләр үткәрә.
Финн-угор халыкларына Финляндия, Эстония ярдәм итә. Тагын, минемчә, күрше республикаларда гади рус телле университетлар булса да, аларның «Чувашский», «Удмуртский», «Башкирский» исемнәрен йөртү дә бераз гына милли юнәлештә эшләргә мәҗбүр итә. Бу нәтиҗәләрне мин милли темаларга багышланган интернет-басмалар, пабликлар, Википедиядәге һәм башка билгеле чыганаклар мәгълүматы нигезендә ясыйм.
Татар халкының телне һәм милләтне саклау проблемаларын чишүче, аның өчен белгечләр әзерләүче, милли элита үстерүче, фәнни, интеллектуаль үзәк юк.
Әлбәттә, телне һәм милләтне саклау проблемалары күп тапкыр артыграк һәм катлаулырак, ләкин барыбер аларның үзәгендә милли мәгариф тора. Ә милли мәгариф бердәм тулы система булса гына, үсә ала: татар телле балалар бакчасы – мәктәп – югары уку йортлары.
Милли югары һәм һөнәри белем бирү системасының һәм милли фәнни системасының төп өлеше итеп Татар милли университеты булырга тиеш.