19.02.2017

Милли университет - милләтебезне саклап калу шарты.


Милли университет (яки милли югары белем бирү системасы диеп була) – тел белән мәдәният саклый һәм үстерә торган системасының иң мөһим коралы. Ул милли мәгарифне, фәнне, мәдәниятны милләт үсешенә юнәлгән бер системага туплый, халыкка дөньяга үзенең күзләре белән карау мөмкинлеге. Халыкның туган телендә укыткан университет һәм башка югары уку йортлары булмаса, - аның милли мәктәп, фән, мәгълүмат чаралары үсеше дә мөмкин түгел. Туган телдә тулы урта һәм югары белем алү мөмкинлеге булмаса, төрле юнәлешләрдә белгечләр әзерләнмәсә, аның куллануы чикләнгән була. Ул хәл татар теле мисалында да ачык күренә. Заманча технологияләр, фәнни-популяр, техник һәм төрле махсус темаларга татар телендә язучылар да укучылар да юк диярлек. Туган телне яхшы белүчеләр дә техник, икътисади, сәяси, фәнни һәм башка темаларга сөйләшкәндә рус теленә күчәргә мәҗбур.
  
Яңа язмада милли университет кору турында фикерләр:


Создание  татарского университета - необходимое условие сохранения татар как нации.