Испания: милли басмалар .
Испания белән Русия дәүләт теле куллану дәрәҗәсе буенча охшаш. Русиядә
бүгенге көндә 90% чамасы рус телендә генә сөйләшсә, Испанидә 85 % чамасы испан
телендә сөйләшә. Ләкин шуның белән
охшашлык бетә. Мәсәлән, Русиядә китапларның 97% чамасы рус телендә,
2% артык чит ил телләрендә һәм 0,9% гына милли азчылыклар телләрендә басылса. Испаниядә испан телендә 2015 елда 75% китап
чыккан, 15% - милли азчылыклар
телләрендә (шул исәптән 10% артык – каталан телендә), 10% - чит ил телләрендә.