Шиханнарны яклау Башкортостан халыкларын берләштерде.



Башкортостанда 12 майда  шиханнарны яклаучылар  бик зур чара уздырдылар.  Стәрлетамак каласыннан ерак түгел урнашкан  Торатауда  Башкортстанның төрле районнарыннан килгән ике ярым - өч мең кеше җыелды.  Бу чараны флешмоб  “Кольцо жизни»  дип атадылар.  Максаты: Торатау, Йөрәктау һәм Куштау шиханнарын (тауларын) саклап калу.
Чара республиканың төрле милләт һәм төрле сәяси көчләр вәкилләренең берләштерде. Чараның төп оештыручысы «Башкорт» милли иҗтимагый оешмасы булды. Аңа  «Ачык  Россия» хәрәкәте  , «Рус  Географик  Җәмгыяте», "Яшел Лигасы" һәм "Яшелләр" Россия экология партиясенең  региональ бүлекчәләре кушылды.
Флэшмоб танылган курайчы, шиханнарны яклаучы Роберт Юлдашев концертыннан соң башланды. Шулай ук, теләгән һәркем тау итәгендә агач утыртты.
Чарада катнашучылар Торатау тирәсендә “төре чылбыр” оештырып сузылды һәм озынлыгы бер километрдан  артык  булган Башкортстан флагын суздылар. Куп кеше Торатау башына менде.

Торатау – Стәрлетамак тирәсендә урнашкан дүрт аерым урнашкан тауның (шиханның) иң билгелесе һәм иң биеге. Шиханнар сода ясар өчен иң яхшы тау токымыннан тора, Шиханнарның берсе – Шахтау, сода җитештерү өчен чимал чыгару нәтиҗәсендә юкка чыкты – аның урынында хәзер тирән баз (карьер). Илле ел дәвамында чыгарылган Шахтау байлыклары бер-ике елдан бетәчәк һәм сода җитештерүче  БСК ( Башкирская содовая компания) икенче шиханны үз кулына алып  шулай ук төбенә кадәр бетерергә  тели.  Сода ясый торган чималга иң бай шихан – Торатау. 
Торатауның  һәм Йөрәктауның сакчылык статусы бар. Башкортостан башлыгы Рөстәм Хәмитов та шиханнарны БСКга бирмибез дип ышандыра. Ләкин, оффшор компанияләре  аша, билгесез Мәскәү олигархлары кулында булган БСКны бу туктата алмый.  БСК  хуҗалары шиханнарның берсен чимал чыгаруга бирүне таләп итә.  Берничә ел элек Башкортостан хокумәте Стәрлетамакта урнашкан “Сода” компаниясен кулыннан ычкындырды, һәм БСК ның 38% акцияләрен үз кулында сакласа да аның белән идарә итә алмый. БСК Мәскәүдә Русия хокумәтендә булган  йогынтылы көчләр ярдәмендә шиханнарны тартып алырга тели.
Торатауга һәм башка шиханнарга юк ителү куркынычы яный.  Бу Русиядә федерализм булмаганның һәм федераль хакимият белән финанс- сәнәгать төркемнәр республикаларның  байлыкларын үз кулларына эләктереп, аларның хокукларын санга сукмаганның нәтиҗәсе.
Элегрәк  26  апрельда, чара оештырган иҗтимагый оешмалар вәкилләре шиханнарны яклап язылган һәм 50 мең кеше кул куйган мәрәҗәгатьне Мәскәүгә илтеп,  РФ Президенты  Путин администрациясенә тапшырды.


Шиханнар турында (Татарча Википедиядән һәм башка чыганаклардан алынган өстәмә мәгълүмат):
Шиханнар - ачык рельефлы ялгыз таулар. Шиханнар — пермь чорынан калган. Алар 250-300 миллион ел чамасы элек пермь чорында сай сулы диңгез төбендә барлыкка килгән.
Торатау  Стәрлетамак каласыннан көнчыгышта калкып торган шиханнарның берсе.  Аның абсолют биеклеге 406 метр,
Торатау — Юрматы ыруының изге тавы.
Торатау — борынгы заманнарда ханнар ныгытмалары, ставкасы торган урын.
Торатауда  башка беркайда да очрамаган,  борынгы заманнан сакланган, 12 реликт һәм 21 эндемик үсемлек төрләре үсә. Аларның күбесе Кызыл китапка кертелгән.


 Наил Гыйлман. 2018 ел.