Төрки халыклар элекке СССР илләрендә: XX – XXI гасыр.



XX гасыр башыннан бирле төрки халыклар ничек үскән;  Советлар Союзы халыкларының өлеше ничек үзгәргән; татарлар саны һәм өлеше ничек үзгәргән; элекке СССР илләренең 2050 нче елга кадәр халык саны фаразы; төрки халыклар өчен демография үзгәрешләре нәрсә бирә ала.
Икътисад, сәясәт һәм демография бер берсе белән нык бәйле. Ләкин, төрле тарихи вакыйгаларның сәбәпләрен эзләп маташканда, халыклар саны һәм башка демография күрсәткечләре үзгәрүгә зур игътибар итмиләр. Демография сәясәт белән икътисад күләгәсендә кала. Әлбәттә, халык саны үсүгә, кимүгә икътисад хәле, сугышлар, табигый фаҗигалар зур йогынты ясый. Дәүләт, хакимият сәяси һәм икътисади ысуллар белән демография процессларын кире кага алмый, бик аз гына аларга йогынты ясый ала...
Халкыбызның һәм Көнчыгыш Аурупаның борынгы тарихына карасак: Алтын Урда көчсезләнү һәм таркалу, Литва һәм Мәскәү кенәзлекләре күтәрелү, Казан ханлыгы җиңелү – барлык тарихи вакыйгаларда төрле сәбәпләрдән халыкларның саны үзгәрүе - кимүе йә артуы бик зур роль уйнаган.Советлар Союзы таркалуында да демография үзгәрешләре зур роль уйнаган...
Соңгы 50-60 ел дәвамында төрки халыклар тиз үсте. Кызганыч,татарларның, башкортлар һәм чуашлар белән бергә, 2000-нче еллар башында үсүдән тукталып кими башлады, телебезгә һәм милләтебезгә куркынычлык яный.  Ләкин без дә дөньядагы урыныбызны югалтмаган әле, аны саклап калу үзебездән килә. Борынгы бабаларыбыз барлык төрки халыкларга кушылып киткән. Шулай ук 19-20 гасырларда Урта Азия халыклары үсешендә дә татарлар өлеше шактый зур булган. Шуңа үзбәк, казах, азербәйҗан, кыргыз, төрекмән халыкларының үсешендә безнең өлеш тә бар һәм аларның үсеше безне куандыра һәм татарларга да файда китерәчәк.
Элекке СССР илләрендә төрки халыклар өлеше соңгы йөз ел өчендә ничек үзгәргән?Төрки халыклар үсешен аларны милләтләргә бүлмичә бергә күрсәтү дөресрәк һәм уңайрак.
Русия империясендә һәм Советлар Союзында төрки халыклар өлеше 1897 елдан 1959 елга кадәр бер дәрәҗәдә 11-12% чамасында торган. Чагыштыру мөмкин булсын өчен 1897 елдагы Русия империясе халкын без 1917 елдан соң бәйсезлек яулаган Польша белән Финляндияне кертмичә исәплибез.
Русия империясендә 1897 елда 116 миллион кеше яшәгән, шул исәптән төрки халыклар саны 13 миллион 601 мең булган. Төркиләр гомуми империя халкының~11,6% тәшкил иткән.
Егерменче гасырның беренче яртысынды барлык элекке империя халыкларның тууы да үлеме дә зур дәрәҗәдә булган. Сугышлар, инкыйлаб, гражданнар сугышы, ачлык, репрессияләр исәпләп бетерәлмәслек кешенең гомерен өзгән. Төрле халыклар төрле дәрәҗәдә зыян күргән. Нәтиҗәдә төркиләрнең саннары үссә дә, процент исәбендә өлешләре бик үзгәрмәгән.
Советлар Союзында сугыштан соң беренче җанисәп буенча 1959 елда төрки халыклар саны 23 миллион булган һәм аларның өлеше шулай ук 11% калган. Шул заманнан, 60-70-нче елларда төркиләр саны һәм өлеше тиз арта башлый һәм 1989 елга 17,3% ка җитә. 1989 елда Советлар Союзында 49,5 миллион төркиләр яшәгән.
Хәзерге вакытта элекке СССР илләрендә 78-79 миллион төркиләр яши. Бу 15 илнең гомуми халык саныннан (297 миллион)~26,5% тәшкил итә.




Русиядә төркиләр күпме? Русиядә 2010 ел җанисәбе буенча төрки халыклар саны 12 миллион кеше булган, бу барлык РФ халкының ~8,5% . Алар исәбенә Русиягә эшләргә килүче мигрантлар кермәгән диярлек. Мәсәлән, җанисәп буенча үзбәкләр 290 мең, кыргызлар 103 мең генә исәпкә алынган. Ә рәсми мәгълүмат буенча Русиядә якынча10 миллион мигрант яши һәм эшли. Шуларның 4- 4,5 миллионы төрки илләреннән, шул исәптән 2,2-2,7 миллион Үзбәкстаннан, 600 меңәр – Кыргызстаннан, Казахстаннан. Аларның зур өлеше (кайсыбер чыганаклар буенча бер чиреге) Русиядә гаиләләре белән даими рәвештә яши һәм ел саен берничә дистә мең кеше РФ гражданлыгын ала. 2016 елда төрки илләрдән килүче 80 мең кеше артык РФ гражданлыгын алган. Алар арасында, әлбәттә төрле милләт кешеләре бар, ләкин күбесе рус дип булмый. Шуларны исәпкә алып хәзер Русия Федерациясендә дайми рәвештә 13 миллион төрки яши дип исәплибез.
Хезмәт мигрантларын исәпләп Русиядә төрки халыклар саны 15-16 миллионга җитә ала, димәк ул гомуми халык саныннан 10-11% була.
Руслар белән чагыштырсак. Русия империясендә, Польша белән Финляндияне исәпләмичә,1897 елда руслар өлеше 48% булган (руслар украиннар һәм белоруслар белән 68%). ХХ гасырның 30-нчы елларында элегрәк украин милләтенә кергән Дон һәм Кубан казакларын урыслаштыру нәтиҗәсендә руслар өлеше шактый арта һәм 1939 елга 58% ка җитә (Көнбатыш Украина һәм Белоруссия, Прибалтика СССР га кушылгангача).
1959 елда Советлар Союзында руслар өлеше 54,6 % булган, һәм шуннан соң ул кими башлый. Ул заманда, 60-нчы елларда славян халыклары арасында туым кими, ә Урта Азия халыкларының киресенчә арта.
Советлар Союзы таркалуы алдыннан 1989 елда руслар 50,8% калган. Бүгенге көндә элекке СССР илләрендә, рәсми статистикага һәм соңгы еллар үзгәрешләренә таянып исәпләсәң, руслар 125-127 миллион, яки 15 илнең гомуми халык саныннан ~42,5% тәшкил итә.
Факт:1959 елда Советлар Союзында руслар төрки халыклардан 5 тапкыр күбрәк, 1989 елда – 3 тапкыр күбрәк булган. Хәзер элекке СССР илләрендә руслар төркиләрдән 1,6 тапкыр гына күбрәк.
Уртача исәпләсәң, 1992-2017 елларда аларда төрки халыклар саны елына бер миллионга арткан, руслар украиннар белән бергә бер миллионга кимегән.
Тагын якынча 35 елдан элекке Советлар Союзы илләрендә яшәүче төркиләрнең гомуми саны русларны куып җитеп үзып китәчәк.


Татарлар өлеше ничек үзгәргән?1897 елда Рәсәй империясендә Идел-Урал һәм Кырым татарлары бергә 2,28 миллион татар исәпкә алынган. Аерым милли төркемнәр итеп хәзерге Башкортостан җирләрендә яшәгән 54 мең мишәр һәм 118 мең типтәр исәпкә алынган. Барлыгы 2,45 миллион татар, бу империя халкының 2,1% булган.
Хәзер элекке СССР илләрендә шулай ук Идел-Урал һәм Кырым татарларын бергә санасак  6,2 миллион татар яши, ул шулай ук барлык халыкның якынча 2,1% була. Ләкин 1989 елда СССР да татарлар өлеше күбрәк - 2,4% булган.
Кырым татарлары санын якынча исәпләү дә бик кыен, чөнки Украинада җанисәп 2001 елда булган, ә Үзбәкстанда бердә булмаган, Кырымда 2014 елда үткән халык санын алу нәтиҗәләре ышанычлы түгел. Шуңа кырым татарларының санын якынча бәяләп, элекке СССР илләрендә 270-300 мең кырым татары яши дип чамалап була. 1989 елда Советлар Союзында кырым татарлары 271,7 мең кеше булган.
Идел-Урал һәм Себер татарлары элекке СССР илләренең рәсми мәгълүматлары буенча якынча 5,95 миллион. 1989 елда алар ~6,65 миллион булган. Димәк татарлар 10-11% ка кимегән. Бу кимүгә ассимиляция дә, табигый кимү дә, ерак илләргә күченеп китү дә, башка сәбәпләр дә үз өлешен керткән. Шулай да элекке СССР илләрендә процент исәбендә 1992-2017 елларда руслар тагын да күбрәк - 12-14% ка кимегән.
Төркиләр 2050 елда. Берләшкән милләтләр оешмасының (БМО) икътисади һәм социаль мәсьәләләр департаменты ясаган уртача фаразлар буенча, 2050 елда элекке СССР илләрендә гомумән хәзерге кебек үк якынча 297 миллион кеше яшәячәк. Үзбәкстан, Казакъстан, Тадҗикстан, Кыргызстан, Төркемәнистан, Азербайҗан халыклары үсәчәк, ә башка элекке советлар республикаларының халык саны кимиячәк.
Без бу демография моделларын ясаганда, киләчәк 30 елда халыкара миграциянең абсолют күпчелеге элекке СССР илләре арасында булып калыр, һәм ерак чит илләрдән күченеп килүчеләр, анда китүчеләр процент исәбендә артык күп булмас дип исәплибез.
Төрки халыклар саны 2050 елда элекке Советлар Союзы илләрендә якынча 101 миллион кеше булачак. Бу төркиләрнең хәзерге саны, өлеше, табигый үсеше һәм бу күрсәткечләрнең соңгы еллардагы үзгәрешләренә таянып ясалган фараз. Аның буенча төркиләр элекке СССР илләрендә халыкның 34% булачак.Руслар саны ул вакытта якынча тагын 15-16% ка  кимеп 105-106 миллион калырга мөмкин.
Русиядә яшәүче төрки халыклар саны хәзерге мигрантлар исәбеннән киләчәк утыз елда 3-4 миллионга артачак. Хәзерге кебек елына 50-60 мең төрки Русиядә төпләнсә, утыз ел эчендә ул 1,5-2 миллион булачак.  Күченүчеләрнең күбесе яшь булганга, алар арасында туым да зур дәрәҗәдә булачак һәм гомумән алар 3 миллионнан да күбрәк артачак.
Татарлар. 2002-2010 елларда татарлар саны табигый кимү һәм ассимиляция тарафыннан якынча 200 меңгә кимеде. 2011-2017 елларда Татарстанда, Башкортостанда һәм башка милли төбәкләрдә, туым артып, табигый үсеш булганга, татарлар кимүе тукталып торган дип була.
2018 елдан безнең табигый кимү дәвам итәчәк. Шулай да, өстәмә ассимиляция булса да, процент исәбендә татарларның кимүе (~12-15% киләчәк утыз елда) русларныкыннан артык булмас, чөнки “рус” өлкәләрендә Идел-Уралның милли төбәкләре белән чагыштырганда табигый кимү берничә тапкыр артыграк..
Киләчәк елларда кумыклар, якутлар, тувалылар һәм кайсыбер башка Кавказ белән Себер төрки халыклары арта барачак. Татарлар, чуашлар, башкортлар кимиячәк. Гомумән Русиядә яшәүче җирле төрки халыклар аз гына кими.
Барлыгы 2050 елда Русиядә төрки халыклар санын якынча 16 миллион булачак дип исәплибез. Алар арасында 4,5-4,7 миллион татар, 3 миллион үзбәк булачак. Өстәмә төрки илләрдән килүче хезмәт мигрантлары да була, аларның саны икътисад хәленнән киләчәк.
  
Русиядә 2050 елда күпме халык яшәячәк? Берләшкән милләтләр оешмасының (БМО) Икътисади һәм социаль мәсьәләләр департаменты фаразының уртача варианты буенча Русиядә 2035 елда -137,6  миллион кеше; 2050 елда -132,7 миллион кеше яшәячәк.
Росстатның (Русиянең дәүләт статистика федераль хезмәте) уртача фаразы буенча РФ халкы саны 2035 елга кадәр күп үзгәрмичә хәзерге дәрәҗәдә ~ 146-147 миллион кеше кала.
Киләчәктәге халык саны - туым, үлем, миграциянең хәзерге күләмнәренә, аларның соңгы елларда ничек, нинди тизлек белән үзгәргәннәренә карап исәпләнә. Фаразларны өч вариантта ясыйлар: түбән (начаррак), уртача һәм биек.
БМО белән Росстат белгечләренең уртача фаразлары арасында күп миллионлы аерма кайдан барлыкка килә?
Беренчесе: миграция күләме. Росстат фаразы буенча 2018-2035 елларда халыкның миграция үсеше елына 285-300 мең кеше булачак (илгә дайми рәвештә яшәргә килүчеләр белән китүчеләр аермасы, хезмәт мигрантларын исәпләмичә); 2035 елга кадәр ~ 5,2 миллион кеше; әгәр 2050 елга кадәр дәвам итсәк - 10 миллионга якын була...  БМО белгечләре уртача миграция үсешен елына 100 мең чамасы гына исәпли – 2050 елга кадәр - 3,5 миллион.
Икенчесе: Росстат фаразының уртача варианты буенча 2035 елга кадәр Русия халкының табигый кимүе 5,4 миллион кеше, түбән варианты буенча – 11,8 миллион кеше булачак; БМО фаразының уртача варианты буенча – 8,9 миллион кеше булачак.  
Өченчесе: Кырым (2,4 млн.кеше) – халыкара берләшмә Кырымны Русиягә “тоташтыруны” танымый.
БМО һәм Росстат фаразлары көтелгән миграция күләме белән генә күп аерыла. Росстат фаразының түбән варианты БМО фаразының уртача вариантыннан күп аерылмый.
Соңгы елның  статистикасына карасак Русиядә туым-үлем һәм табигый кимү күрсәткечләре Росстат фаразларының начаррак вариантына якын бара.
Соңгы ел тенденцияләрен исәпкә алып, 2050 елга кадәр РФ халкының табигый кимүе 15 млн. кешедән артыграк булачак; миграция үсеше 5-6 миллионнан артмаячак; халыкның гомуми кимүе 10 млн.тирәсендә булачак дип йомгак ясарга мөмкин.
Руслар өлеше күпме? Рәсми мәгълүматка ышансак, Русиядә руслар өлеше күп еллар буе үзгәрмичә 81% тирәсендә тора. Чынбарлыкта Русиядә руслар өлеше: 1959 елда 83,2% булган; 1989 елда – 81,5%; 2010 елда 77,7 % язылган. Хәзер руслар 76-77% (мигрантларны исәпләп санаганда~72% гына).
2050 елда Русия Федерациясендә руслар ~70% булачак. Мигрантлар  исәбеннән табигый кимү капланса һәм халык саны хәзерге дәрәҗәдә калса Русиядә руслар өлеше 67-68 % чамасы кала (ә хезмәт мигрантларын исәпләсәң 64-65% ка кадәр төшә ала). Миграция түбән дәрәҗәдә булса руслар 72% чамасы калачак.
Бу саннар нәрсә күрсәтә? Русиядә руслар өлеше әкрен генә кими. Дәүләт сәясәте моңа каршы тора алмый. Рус дәүләтенең - милли азчылыкларны урыслаштырып рус милләте эчендә өретеп бетерү максатына бу киртә куя.
Нәтиҗәләр.
Демография үсеше нәтиҗәсендә төркиләр XXI гасыр уртасында үзләренең тарихи җирләрендә яңадан иң зур халыклар төркеме булачак. Төркиләр өчен бу ике-өч гасыр элек югалткан ролен кайтару. Бу хәл төркиләр өчен генә түгел, барлык Ауразия халыклары өчен файдалы була.
Төркиләр Ауразия үзәгендә хуҗа буларак, күп гасырлар буе төрле цивилизацияләр арасында элемтәләр җайлап, аларны берләштереп яшәгән.
Төркиләр күршеләре белән бергә тыныч яши алу гына түгел, алар Аурупа, Кытай, Һиндстан, Иран, Миср җирләрендә көчле, нык дәүләтләр төзи алган. Ул дәүләтләрнең кайсыберләре хәзер дә исән. Төрки дәүләт моделе уңышлы булу сәбәбе – аларның ханнары, хакимнәре яулап алган илләрдә үзләренең гореф-гадәтләрен, диннәрен такмаганнар, аларга үзидарә калдырганнар һәм милли тормышка кагылмаганнар.
Егерме беренче гасыр уртасында Көнбатыш һәм Көнъяк илләре арасында каршылык артачак, чөнки хәзер Африка һәм Көнъяк Азия халыклары бик тиз арта бара һәм бу күп проблемалар тудыра. Аурупа илләрендә киләчәктә аларны Азиядән һәм Африкадан килгән мигрантлар басып алыр һәм Аурупа цивилизациясен җимерер - дигән курку арта бара.
Бу шартларда төркиләр арту һәм аларның дәүләтләре көчәю халыкара мөнәсәбәтләргә тотрыклылык кертүче фактор.
Төрки дөнья үсеше татарларга да милләт буларак сакланып калырга ярдәм итәчәк, үзебез тырышсак, әлбәттә. Рус империясе бүгенге хәлдә татарларны авызына капса да, чәйнәсә дә, йотып җибәрә алмый. Ләкин XXII гасырга төре милләт буларак керер өчен, татарлар үз алдында зур максатлар куеп, яңа дөньяда яңа сәяси, мәдәни урын, роль табып аны яуларга тиеш.  

Төп мәгълүмат чыганаклары:
1. Демоскоп Weekly. Демография мәсьәләләре буенча электрон журнал.
2. Росстат сайты. Рәсми мәгълүмат. Халык Саны. Демография.
3. Берләшкән милләтләр оешмасының иътисади һәм социаль мәсьәләләр департаменты сайты. 2015-2100 елларга халык саны фаразлары.

Наил Гыйлман. 2018.