МЦД ПРОЕКТЫ ТУРЫНДА...


21 нче ноябрьда Мәскәүдә МЦД (Московские центральные диаметры - Мәскәү үзәк диаметрлар) тантаналы ачылды. – Путин белән Собянин яңа поездка утырып берничә тукталыш уздылар. МЦД проекты - тимер юллары буенча Мәскәү аша үтуче тиз йорешле электропоездлар маршрутлары булдыру, һәм алар шәһәр хакимияте планнарында гади электричкаларны алмаштырырга тиеш. Аны Мәскәү хакимияте яңа транспорт төре – “җир өстендәге метро” дип игълан итте. Әле 6-7 маршруттан икесе ачылды: Лобня - Одинцово, Подольск-Нахабино.
Мәскәү тирәләрендә яшәүчеләр МЦД ачылуын кызыксынып, өметләнеп көттеләр. Ләкин, эшкә электричкалар белән йөрүче кешеләргә әле ул яңа проблемалар гына тудырды. Яңа поездлар әлеге пассажирлар санына да, әлеге инфраструктурага да  исәпләнмәгән булып чыкты. Беренче көнне үк гади 11 вагонлы электричкалар урынына, өр-яңы, ялтырап торган 6 вагонлы “Иволга” поездлары килде. Матур, уңайлы, ә утыра торган урыннары 3 тапкыр ким. 2-3 көннән ике “Иволга”ны берләштерә башладылар: нәтиҗәдә кайсыбер станцияләрдә платформа озынлыгы җитмәсәдә, урыннар барыбер әзрәк. Хәзер өстәмә күбрәк кеше сыя торган “Ласточка” поездлар җибәрделәр. Халыкны тынычландырыр өчен 2 атна МЦД ны бушлай ясадылар. Халык тагын да артты. Поездлар күбәйсә дә, теләсә ничек йөри, график бозылды, кайсыбер поездлар буш, кайсыберләр кереп булмаслык тулы. Бер сүз белән әйтсәң - бардак.


Бу проблемалар сәбәбе: МЦД ашыгыч рәвештә пиар өчен ачылды. Проект төзегәндә, МЦД өчен аерым яңа юллар, бөтенләй яңа инфраструктура төзелә дисәләр, чынбарлыкта көз җиткәч соңгы айларда күбрәк платформаларга  яңа тротуар плиткасы салу, станцияләрне тышлау, буяу, яңа күрсәткечләр, табло күю кебер вак төяк эшләр белән шогылләнделәр. МЦД поездларын электричкалар, ерак арага йөрүче поездлар белән бергә бер юллар буенча җибәрделәр. Тизлеге, уңайлыгы белән дә МЦД поездлары былтыр футбол чемпионаты алдыннан җибәргән яңа электричкалардан бик аерылмый. МЦД, "Иволга" поездларының уңайлыкларын иртә-кич вагоннардагы мониторларда бертуктаусыз баручы реклама роликларында гына күреп була.
Әлбәттә, бүгенге проблемаларның күбесен РЖД чишәр, дип уйлыйм. Ләкин, могҗиза булалмый – элекке тимер юлы буенча яңа транспорт төрен җибәреп булмый. Бу проект күбрәк пиар, күз буяу өчен ясалды. Андый проектлар Мәскәүдә арта бара. 
Мәскәүдән Русия витринасы ясыйлар. Ләкин аның барлык кырыйларына да киләсе елга өч триллионга җитүче Мәскәү бюджеты да җитми. Җәен Мәскәүдә бер яхшы җихазланган, тышкы яктан, беренче каты матур, заманча ясалган больница палаталарында совет заманыннан калган розеткалар, кафель плиткалары, буяулары купкан диварлар күреп гаҗәпләнгән идем. Чынбарлыкта андый урыннар күпчелек булып чыга.
Акча ягы: МЦД барлыгы 150 миллиард сумга төшә диләр: яртысы Мәскәү бюджетыннан, яртысын РЖД түли. Бу алты еллык Казан шәһәре бюджеты. Ә бөтен Мәскәү транспорт системасын үстерү программаларына ел саен өч Татарстан бюджетына якын акча бирелә. Киләсе 2020 елга Мәскәү транспорт системасын үстерүгә 714 миллиард сум бирелә.
Ләкин шул акчага МЦД проекты яңа шәһәр транспорты булдыру түгел , элекке транспорт системасын өлешчә яңарту, исемен үзгәртү, заманча әйткәндә ребрендинг кына була...




Наил Гыйлман.   27.11.2019
Фотолар һәм рәсемнәр ачык чыганаклардан алынган.

Комментариев нет: