Кечкенә халыкның зур тәҗрибәсе.


Бу кечкенә генә илнең  милли тел саклау һәм  мәгариф үстерү тәҗрибәсе зур илләргә дә үрнәк булып тора ала. Милли тел сафлыгы,борынгы гореф-гадәтләр, мәдәни мирас саклану дәрәҗәсе буенча бөтен Аурупада илле меңлек фарер халкына  тиң юктыр.
Кечкенә халыкның тулы кыйммәтле милли мәгариф, мәгълүмат чаралары, сәяси система янында татар инфраструктурасы нинди хәлдә булуы бик яхшы күренә...



Фарерлар турында кыскача мәглүмат. 
Фарер утраулары Атлантик океанның төньяк өлешендә Шотландия белән Исландия арасында урнашканнар. Алар 18 утраудан тора. Тәрҗемәдә аларның исеме – “Сарык утраулары” була, чөнки анда борынгы заманнардан ук сарыклар үрчеткәннәр.

Фарер утраулары Даниянең автоном регионы итеп санала. Ләкин тышкы сәясәт һәм саклану өлкәләреннән калган эшләрне фарерлылар мөстәкыйль рәвештә алып баралар.

Мәйданы һәм халык саны буенча Фарерлар Татарстанның бер уртак районы, мәсәлән Буа районы кебек. Монда барлыгы 1399 квадрат километр мәйданда 49 меңгә якын кеше яши. Аларның ~ 92% – фарерлылар, ~6% датлар. Утрауларда яшәүче фарерлылар барысыда диярлек туган фарер телендә сөйләшәләр. Фарер утрауларының башкаласы – Торсхавн шәхәре.


Фарер утраулар тарихы 7-8 гасырлардан билгеле. Башта анда Шотландиядән күчкән кельт халыклары яшәгән. Аннары Шотландиягә, Исландиягә, Гренландиягә, Төньяк Америкага барган диңгез юллары киселешендә урнашкан утрауларга Норвегиядән килгән викинглар хуҗа булганнар. 
Фарер утрауларына 14 гасырга кадәр Норвегия үзе генә, аннан соң Дания белән бергә ия булган. 19 гасыр башында Фарерлар бөтенләй Дания кулына кучкәннәр.


Фарер теле. 
Фарер теле герман телләренә керә һәм исланд теленә якын. Фарер теле тамырлары белән Скандинавия викинглары телләреннән киткән. Фарерлылар саны әз булса да фарер телендә 6 диалект бар. 
Фарер утрауларында ике рәсми тел – фарер һәм дат телләре. Фарер теле төп дип санала, мәхкәмә эшләре генә дат телендә алып барыла. Мәктәпләрдә ике рәсми телдә укыталар. Фарерлылар барысыда диярлек иң киме өч тел – фарер, дат, инглиз телләре беләләр.

Дания кул астында булганда 18-19 гасырларда фарер теле юкка чыгу куркынычлыгы булган - мәхкәмә, эш башкару, гыйбадәт кылу, сату итү – барысы да дат телендә алып барылган.
Ләкин 19 нчы гасыр уртасыннан башлап, фарер халкы милли хокукларын һәм туган телен саклап калу өчен көрәш һәм зур эшчәнлек алып барган. 19 гасыр ахырында фарер теленең яңа әлифбасы, язу кагыйдәләре кабул ителә. 

1888 елда халык җыенында фарер теле яңарту һәм үстерү программасы кабул ителгән.Аның төп мәсъәләләре - фарер телен мәктәпләрнең укыту программаларына, эш башкару, гыйбадәт кылу өлкәләренә кертү булган. 

Шул заманнан фарер әдәби теленең үсеше башлана. Заманча фарер теленең сүз байлыгы зур һәм анарда чит ил телләреннән алынмалар әз. Бу тел сафлыгы өчен көрәшкән, дат һәм башка чит сүзләрне фарер теленнән куып чыгарырга тырышкан “пуристлар” хәрәкәте эшчәнлеге нәтиҗәсе. Исланд теленнән килгән сүзләргә генә мәнәсәбәт яхшырак булган. Яңа сүзләр кертү кирәк булганда, аларны йә исланд теленнән алганнар, йә исланд сүзләре моделе буенча яңадан төзегәннәр. 

Фарер мәктәпләре.
Фарер теле мәктәпләргә 1906 елда факультатив дәрәҗәсендә, 1912 елда укыту программаларына фән итеп кертелгән. Фарер телендә башка фәннәрне мәктәпләрдә 1937 елда дат теле белән бергә укыта башланган.

Фарер утрауларында балалар 7 яшьтән мәктәптә укыйлар. Төп “халык мәктәпләрендә” 9 ел укылар. Өстәмә тагын бер ел укып була. Аларда уку мәҗбури һәм түләүсез. Аннан соң имтихан биреп 3 еллык урта мәктәпкә кереп була. Урта мәктәпләр 6 юнәлеш буенча урта белем бирәләр.
Барлыгы Фарер утрауларында 54 “халык мәктәбе”. 

Мәктәпләрдә беренче сыйныфта фарер телендә генә укыта башлыйлар. Укучылар дат телен 3 нче сыйныфта, инглиз телен 4 нче сыйныфта өйрәнә башлыйлар. 

Тагын бер кызыклы факт укыган идем: кечкенә генә Стора-Даймунд исемле утрауда 7 кеше яши. Алар арасында ике мәктәптә укучы бала бар. Утраулар хакимиятә балаларны укытыр өчен Стора-Даймундка вертолет белән укытучы җибәрә. Ул атна башында килә һәм ял көннәре алдыннан китә. 

Фарер Университеты. Фарер телен һәм әдәбиятын укытуны университет дәрәҗәсендә күтәрү өчен, аны өйрәнү буенча фәнни тикшеренүләр алып бару өчен 1960 елда Фарер Академиясе оештырылган. Биш елдан 1965 елда Фарер Университеты ачылган. 

Университет эшли башлаганда - анарда бер профессор һәм бер архивариус булган. Беренче вакытта анда укытучылар өчен бер еллык табигый тарих һәм фарер теле курслары оештырылган. Ул дөньяда иң кечкенә университетларның берсе дип санала.

Университет дәүләт тарафыннан финанслана. Анарда Фарерлар хокумәте сайтындагы мәгълүмат буенча 545 студент укый, 73 укыту һәм фәнни тикшеренүләр алып баручы галимнәр эшли. Университет бакалавр, магист һәм доктор дәрәҗәләре бирә ала. Фарер университетында фарер теле һәм әдәбияты факультеты, тарих һәм социаль фәннәр факультеты, табигый фәннәр һәм технологияләр факультеты, тагын педагогика көллияте һәм медицина көллияте эшли.

Шулай ук Торсхавнда Диңгез тикшеренүләр һәм инжиниринг үзәге эшли. Ул капитан, судомеханик һәм башка диңгез белән бәйле белгечләр әзерли.




        Рәсемдә Университетының табигый фәннәр һәм технологияләр факультетының бер бинасы 


Фарер теле һәм әдәбияты факультеты укытучылары, студентлары, аспирантлары фәнни эш тә алып баралар. Алар хезмәте нәтиҗәсендә “Зур фарер сүзлеге” төзелгән, аңа яңа һәм иске фарер сүзләре генә түгел, шигырьләр, җырлар, рәсемнәр һәм башка төрле милли мәдәни мирас кертелгән.


Шулай ук университетта фарер теле үсешенә ярдәм итү хезмәте эшли. Ул оешмаларга һәм аерым кешеләргә фарер теле буенча мәгълүмат һәм киңәшләр бирә. Теләгәннәр өчен университет фарер теле буенча курслар һәм лекцияләр оештыра. Фарер университеты Копенгаген һәм Исландия университетлары белән нык элемтәләрдә тора  


              Рәсемдә: Университет галимнәре һәм студентлары милли киемнәрдә.


Массакүләм мәгълүмат чаралары. 
Фарер утрауларында милли радио үсешенә зур игътибар бирелгән һәм ул тел саклар өчен бик мөһим корал дип санала. Ул 1957 елдан бирле эшли. Фарер радиосы фарер телендә генә тапшыра, көненә уртача 10 сәгать. 

Фарер телевидениесы 1984 елда тапшыра башлаган. Фарер телевидениесы  көн саен 6-8 сәгать, атнага 5 көн эшли, аның тапшыруларының 20% утрауларда фарер телендә әзерләнә, тагын 20% дат һәм башка чит телләрдән тәрҗемә ителә, калганнары дат телендә чыга. Тамашачылар җирле яңалыклар һәм башка фарер темаларына тапшырулар күбрәк яраталар.

Китап бастыру һәм выкытлы матбугат. 
Фарер утраулары һәм Исландия дөньяда иң күп китап укый торган илләр дип санала. Фарер утрауларында  2013 нче елда фарер телендә 238 исемдәге китап дөнья күргән. Алар арасында 124 китап чит ил теләреннән тәрҗемә ителгән булган.

Чагыштыру өчен: 2013 елда татар телендә 240 исемдәге китап чыккан. Якынча 315 фарер телендә сөйләшүчегә 1 китап чыга (татар телендә ~ 20 мең кешегә бер китап)

Фарер утрауларында 8 газет, алар арасында 7  фарер телендә чыга. Алар атнага 1-3 тапкыр, 2 меңнән 15 меңгә кадәр тираж белән чыгалар. Газетлар дәүләт тарафыннан субсидияләнә, берсе генә күбрәк реклама тарафыннан тора.

Сәясәт. 
Фарерлар хакимияте  тышкы сәясәт, саклану, мәхкәмә системасыннан калган башка эшләрне мөстәкыйль рәвештә алып бара.  
Фарер утрауларында 7 сәяси фирка бар. Аларның дүртесе Фарер утрауларына тулы бәйсезлек бирүне тәлап итә.

Фарерлар парламенты – лёгтинг дип атала, һәм анарга 33 депутат сайлана. Алар арасында 6 сәяси фирка вәкилләре бар.

Фарер утраулары 1972 елдагы референдум нәтиҗәләре буенча Ауропа Берлегенә кермәгән. (ул вакытта –Ауропа икътисади берлеге – ЕЭС булган)

Фарерларның үзләренең валютасы бар – фарер кронасы. Ул дат кронасына төгәлләнгән һәм Даниядә чыгарыла.

Мәдәни тормыш. 
Утрауларда мәдәни тормыш бик бай. Борынгы заманнан фарерлылар берничә мең сагалар һәм җырлар сакланган. Заманча музыка да бик үсешле, милли театр эшли. 

Ел дәвамында утрауларда 60ка якын төрле фестивальләр, бәйрәмнәр үтә. Аларның иң зуры июль ахырында Торсхванда була, ул 11 гасырда Норвегия короле булган  изге Олафка багышланган.  

Шулай ук утрауларда бик спорт яраталар, бигрәк тә футбол. Фарер утрауларының футбол буенча җыелмасы 1990 елдан бирле Аурупа һәм дөнья ярышларында катнаша һәм зур уңышларга ирешмәсәдә, үзенең илен бөтен дөньяга танытты.

Бик матур, кеше тимәгән тәбигать, милли үзенчелек бик яхшы сакланганга, Фарер утрауларына киләргә омтылучы туристлар саны елдан ел арта бара.Бу кечкенә генә илнең тормышы турында язуны тәмамлыйм һәм нәтиҗәләргә күчәм.

2. Фарерлылар үрнәге нәрсә күрсәтә.
Фарерлылар, аз санлы булуга карамастан, туган телләрен, үзенчелекле мәдәниятларын, гореф-гадәтләрен саклап кала алганнар. Йөз елда алар  заманча милли инфраструктура төзегәннәр –  тулы циклы милли мәгариф, заманча сәнгать һәм әдәбият, массакүләм мәгълүмат чаралары, мөстәкыйль сәяси система. Үсешле мәдәният һәм көчле патриотлык тарафыннан, алар Фарерлар икътисадын башка төнъяк Ауропа илләре дәрәҗәсенә җиткергәннәр.

Фарерлылар башка халыклардан читтәрәк, миллилек саклау өчен уңай шартларда яшәсә дә, аларның туган телләрен саклау һәм үстерү, милли мәгариф, матбугат, мәгълүмат чараларын үстерү тәҗрибәсе искитәрлек, һәм башка безнең өчен бик файдалы.

Фарерлылар үрнәге күрсәткәнчә, көчле милли аң, төгәл максатлар һәм аларны ирешүгә ихтыяр булса, бик кечкенә милләт тә, үзен дә, телен дә саклый ала, илен дә мәдәниятын да дөньяга таныта ала. Тагын берничә нәтиҗә ясыйк:

Милли университет әһәмияте. Милли университет (яки милли югары белем бирү системасы диеп була) – тел белән мәдәният саклый һәм үстерә торган системасының иң мөһим коралы. Ул милли мәгарифне, фәнне, мәдәниятны милләт үсешенә юнәлгән бер системага туплый, халыкка дөньяга үзенең күзләре белән карау мөмкинлеге.

Халыкның туган телендә укыткан университет һәм башка югары уку йортлары булмаса, - аның милли мәктәп, фән, мәгълүмат чаралары үсеше дә мөмкин түгел. Туган телдә тулы урта һәм югары белем алү мөмкинлеге булмаса, төрле юнәлешләрдә белгечләр әзерләнмәсә, аның куллануы чикләнгән була.
Ул хәл татар теле мисалында да ачык күренә. Заманча технологияләр, фәнни-популяр, техник һәм төрле махсус темаларга татар телендә язучылар да укучылар да юк диярлек. Димәк, туган телне яхшы белүчеләр дә, башлангыч мәктәп йә урта сыйныфлар дәрәҗәсендә татарча белем алган милләттәшләребез дә, техник, икътисади, сәяси, фәнни һәм башка темаларга сөйләшкәндә рус теленә күчәргә мәҗбур.

Мәглүмати мөхит әһәмияте.  Тел һәм милли аң саклап калу һәм үстерүнең тагын бер төп шарты – халык туган телендәге һәм милли рухлы мәгълүмати мохитта яшәргә тиеш.

Кешенең аңына, шул исәптән фикерләү һәм сөйләшү телен сайлауга, мәгълүмати мохит: телевидение, радио, интернет, басмалар йогынтысы бик көчле, чөнки технологияләр үсеше нәтиҗәсендә ул мәгълүмати киңлектән беркайчан да аерылмый диярлек.

Безнең шартларда милли массакүләм мәгълүмат чараларының, нәшриятләрнең, интернет-ресурслар мәсъәләсе -  һичбер мәгълүматны туган телдә алу мөмкинлеге булу һәм алар сыйфатлы, рус телле мәгълүмат чаралары белән ярышырлык булырга тиеш.

Татар теле Татарстанда, милли төбәкләребездә, авылларыбызда мәгълүмати мохитның яртысыннан артык өлешен яулый алса гына, ул татарларның төп аралашу теле булып кала.

Дәүләт һәм милли инфраструктура
Милләт үсеше  бәйсез милли дәүләт төзүдән генә килми. Бу ике максатны аерым кую дөресрәк.  Дөньяда бәйсезлек алып чын милли дәүләт төзи алмаган халыклар да, киресенчә чикләнгән суверенлык шартларында, тулысынча милли  мәнфәгатләрне яклаучы дәүләт төзегән халыклар да бар.

Заманча  дөньяда күп илләрнең дәүләт төзелеше дә гади унитар дәүләт, федерация, конфедерация төрләренә туры килми. Бер яктан, кайсыбер унитар дәүләтләр дә милли регионнар белән мәнәсәбәтләрне федерализм нигезендә төзиләр. Икенче яктан,  халыкара берләшмәләр һәм кануннар бәйсез дәүләтләрнең дә суверенлыгын чикли.

Халыкның дәүләт формасыннан килмәгән бәйсез милли инфраструктура, демократия шартларында сайлаган хакимият һәм үзбилгеләнү хокукы сакланырга  тиеш. Ул вакытта, халык узенең киләчәген үзе сайлый ала: тарихи мөмкинлекләр килеп чыкса бәйсез дәүләт төзи ала, йә хокукларын саклап, конфедерация, федерация формаларында төзелгән берлекләрдә кала...

Фарерлылар үзләренең мәдәни, мәгрифәти, иктисади һәм сәяси ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә торган дәүләт төзи алганнар. Мәгариф системасын, массакүләм мәгълүмат чараларын, сәяси оешмаларны һәм башка элешләрне берләштергән милли инфраструктура Фарер утрауларында күп бәйсез дәүләтләрдән дә яхшырак. Барыбер фарерлыларның яртысы бәйсезлеккә омтыла, һәм киләчәктә үз максатларына ирешәчәк диеп уйлыйм.

Татарстан эчке сәясәт өлкәсендә мөстәкыйль булган елларны да, бүгенге бик чикләнгән мөмкинлекләрне дә, милләт үсеше өчен яхшы куллана алмады. Киләчәктә, Татарстан безнең милли дәүләт диярлек булсын өчен, татарлар, иң киме, тулы кыйммәтле милли мәгариф системасын, милләтебезнең  мәнфәгатләрен яклаган сәяси системаны  һәм татар телле, милли рухлы мәглүмати мохит төзәргә тиеш.

XX гасыр башында, балык тотып, сарык үрчетеп гомер иткән фарерлылар, балаларын туган телләрендә укытырга хыялланган. Аңа ирешкәч, университет ачу турында уйлый башлаганнар. Инде 50 ел дәвамында фарерлылар туган  телләрендә югары белем алалар һәм фәнни тикшеренүләр алып баралар. Без, йөз тапкыр зуррак халык, 25 илдә сабантуйлар үткәрәбез, һәм һаман милли университет турында хыялланабыз. Моның сәбәпләре билгеле булса да, бу хәл ничектер башка сыймый, тынычланырга бирми...

 

          Рәсемдә парламент бинасы

         Рәсемдә яңа төзегән укыту белем бирү үзәге

                   Фарер утрауларының башкаласы - Торсхавн.
      
Фарер утрауларыннан искиткеч матур фотолар www.martin.fo   сайтында


3. Чагыштырсак. Татар милли инфраструктурасының хәле.

Татар инфраструктурасы - татар телен, мәдәниятын, милли аңны саклау һәм үстерү өчен җаваплы милли мәгариф һәм тәрбия системасы, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм нәшриятләр, сәяси, иҗтимагый, фәнни оешмалар һәм башка элементлар. 
Хәзерге вакытта татар инфраструктурасының аерым өлешләре бар, ләкин алар тулы түгел һәм бердәм системага тупланмаган. Бу хәл милли мәгариф, мәдәният, мәгълүмати мохит үсешен, һәм тулысынча милләт үсешен чикли.

Мәгариф системасы. Татарстан хакимиятенең cуверенитет заманындагы иң зур хатасы – мөмкинлекләр киң булганда чын татар университеты ачылмады. Ул вакытта Татарстанның югары уку йортларында оештырылган татар бүлекләренең күбесе соңгы елларда юк ителде. 
Бүгенге көндә югары уку йортларында татар теле укытучылар, тел һәм сәнгать белгечләре әзерләүдә генә кулланыла дип була. Бу хәл татар теле саклау һәм үстерү юлларын яба. 

Милли университет ачу, татар телендә барлык техник һәм гуманитар өлкәләрдә белгечләр әзерләү– милләтебезнең киләчәге өчен иң мөһим мәсъәләләрнең берсе.Тулы урта белем дә татар телендә алып булмый, чөнки БДИ тапшыру рус телендә генә мөмкин. Татар мәктәпләре саны соңгы ун елда 2,5-3 тапкыр кимеде, шул исәптә Татарстанда ~ 30% ка. Рәсми статистика буенча 2000 елда 2280 татар мәктәбе булган, татар теле фән дәрәҗәсендә өйрәнгән мәктәпләрне санамыйча. Хәзер төгәл статистика юк, төрле чыганаклар буенча 1-2 ел элек Татарстанда 737, Башкортсанда 183 татар телендә укыткан (кайсыбер фәннәрне кайсыбер сыйныфларда) мәктәп булганы билгеле. 
Димәк, татар мәктәпләре саны хәзер меңнән дә ким. Алары да куркынычлык астында. Туган телдә имтихан тапшырып, югары уку йортларында укып булмагач, укучыларның һәм ата-аналарның күбесе анарда мәктәптә белем алу мәгънәсен дә күрми.


Мәгълүмати киңлек. Татарлар мәгълүматның нинди өлешен туган телдә укый, карый, тыңлый алалар?
Китаплар һәм вакытлы матбугат. Татарча китаплар, журналлар, газеталар милләттәшләребезнең  уку күләмендә нинди өлеш алып тора? 
Русиядә яшәүче татарга туры килгән татарча басмаларның  еллык тиражын, Русиядә бер кешегә туры килгән барлык басмаларның еллык тиражына бүлсәк: - татарларга 2014 елда туган телдә уртача нибары 4,6% китаплар, 1,65% журналлар, 15,3% газеталар туры килгән.
Бүгенге хәлне 1993-94 еллар һәм 2000 ел белән чагыштырсак: 1993-94 елларда татар телендәге басмалар татарларның уку күләмендә 30-40% ка җиткән, 2000 елда якынча 15%, бүген уртача 5-7%.
Телевидение. Хәзер татар телендә, җирле каналларны санамасаң, 5 телеканал эшли . Тагын берничә каналда аерым татарча тапшырулар бар.Татар телеканаллары 2009-2013 елларда тиз үсте, бер бер артлы 4 яңа канал эшли башлады. Ләкин соңгы 15 елда телеэфирда рус теле өлеше артты гына.  Хәзер ТР шәхәрләрендә төп телевидение чөлтәрләре 65тән 200ә кадәр телеканал карау тәкъдим итәләр, аларның 20се – түләүсез мәҗбури федераль каналлары. Нәтиҗәдә өч-дүрт кулай татар телеканалы ТР телеэфирының 3-5% гына тәшкил итә.
Радио. Татарстан эфирында 40ка  якын  радиостанция эшли, алар арасында 8се татар телендә тапшыра. Казан тирәсендә тапшыручы 31 радиостанциядән – 6сы татарча, Чаллы тирәсендә 26дан – 4се татарча. Димәк татар теле ТР радиоэфирында 10-20% тәшкил итә. Шулай ук эфирда эшләгән станцияләр Интернет аша да тапшыра. Татарча онлайн-радиолар саны  Guzei.com сайты мәгълүматы буенча 20гә җитте, аларның 17 – музыкаль, калганнарында да мәгълүмати тапшырулар өлеше бик әз.

Нәтиҗә ясасак: бүгенге көндә Татарстанда да мәгълүмати киңлектә татар теле өлеше уртача 5-10% тан артмый. Рус теле белән ярыша алсын өчен, татар теле өлешен мәгълүмати киңлектә берничә тапкыр арттырырга кирәк.

Милли сәяси система. Татар сәяси оешмалары халкыбызның мәнфәгатләрен федераль һәм җирле хакимиятләр алдында якларга тиеш. Хәзер Русиядә тулы кыйммәтле милли сәяси система төзү мөмкин түгел. Ләкин ансыз без милләтебезнең хокукларын яклый алмыйбыз, һичбер шартларда көчле, хакимияткә дә, җәмгыяткә дә тәэсир итәрлек милли хәрәкәтсез булмый.
Татарстан хакимияте бер яктан татарларның мәгариф һәм тел өлкәләрендәге хокукларын якларга тырышса, икенче яктан ул урыслаштыру сәясәте үткәрүче Кремльның “хакимият вертикаленә» керә. 
Татар элитасы беренче чиратта үзләренең сәяси һәм иктисади мәнфәгатләрен яклый. 
Төп милли структуралар үстерү урынына, алар соңгы 10-15 ел күберәк бәйрәмнәр, спорт чаралары уздыруга, фольклор үстерү белән шөгелләнде. 
Бәйсез милли оешмалар һәм милли матбугат хакимият басымы астында тора, азсанлы һәм көчсез.Көчле милли хәрәкәт булмавы, татар элитасы Русиянең “хакимият вертикаленең»  өлеше булып торуы, Татарстан дәүләтчелегенә зур куркынычлык китерә.

Бүген безнең өчен иң мөһим мәсъәләләр буенча төгәл һәм объектив мәгълүмат әз. Төгәл  мәгълүматсыз милли мәсъәләләр чишү юлларын да билгеләп  булмый. Аз санлы милли оешмалар сәяси позицияләрен җәмгыяткә җиткереп, аңа йогынты ясар өчен, милли хәрәкәткә көчле аналитик хезмәт, бәйсез электрон басмалар чөлтәрен төзү һәм бәйсез федераль матбугат белән элемтәләр ныгыту кирәк. 

Соңгы 10-15 елда татар инфраструктурасы дәрәҗәсе шактый начарайды. Бүген безнең милләтебезне, телебезне, дәүләтебезне сакларлык һәм үстерерлек система юк. Аның аерым өлешләре, үзләренең вазифаларын тулысынча, яхшы үти алмый.
Шулай да һичбер шартларда без тулы милли инфраструктура үстерергә тиешбез. Авторитар режим да моның өчен барлык юлларны каплый алмый. Ачык мөмкинлекләр табып, аларны куллану – безнең бурычыбыз...

Наил Гыйлман      2016 ел.