САЛЫМНАР АРТЫННАН ЭШ УРЫННАРЫ ДА МӘСКӘҮГӘ КҮЧӘ...



РИА Рейтинг  агентлыгы апрельда ясаган рейтинг соңгы елларда Русия Федерациясе субъектларында күпме эш урыны барлыкка килгәнен йә күпме эш урыны юкка чыкканын күрсәтә. Кыскартылган килеш аның белән астагы таблицада таныша аласыз.
Әлбәттә, безне беренче чиратта Татарстан, Башкортостан,  башка Идел-Урал республикалары һәм өлкәләре кызыксындыра.
Бу мәгълүмат шаккатыра һәм борчый: Татарстан, Башкортостан, башка Идел буе республикалары һәм өлкәләре әлеге рейтингның ахырында урнашкан – 62-83 урыннар алып торалар.  

2016-2018 елларда эш урыннары булдыру буенча Татарстан  РФ субъектлары арасында 65 урында булган. Мордовия – 67 нче, Марий-Эл - 71 нче, Удмуртия - 79 нчы, Башкортостан – 78  нче, Чувашия – 81 нче урыннарда. 

2016-2018 елларда Идел-Урал республикаларында эш урыннары  барлыгы 191 меңгә кимегән.
Татарстанда  2009 - 2018 елларда эш урыннары  92 меңгә арткан, ә шул исәптән соңгы өч елда - 16 меңгә кимегән.

Таблица 1. РФ субъектлары буенча эш урыннары саны арту һәм кимү.


Барлыгы Русия Федерациясе буенча 2016-2018 елларда эш урыннары 30 меңгә, ә 10 ел эчендә 2009-2018 елларда – 295 меңгә арткан.  
2016-2018 елларда Русия Федерациясенең 30 субъектында эш урыннары арткан, ә 55 субъектында – кимегән (3 елда -1,086 миллионга;  10 елда - 1,955 миллионга).
Росстат мәгълүматы буенча Русия Федерациясендә 2019 ел уртасында барлыгы 72,2 миллион эш урыны исәпләнгән. Аларның 10 проценты - 7,2 миллион  - Мәскәүдә. Июль аенда Русиядә 3,4 миллион кеше эшсез дип саналган.

Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә 2009-2018 елларда эш урыннары 1085 меңгә арткан, Санкт-Петербургта – 259 меңгә. Төнъяк Кавказ республикаларында (Чечня, Ингушетия, Дагстан) махсус дәүләт программалары буенча 400 мең эш урыны оештырылган. 
Эш урыннары салымнар һәм башка ресурслар артыннан Мәскәүгә күчә бара...
Бу статистика Идел буе республикаларының һәм өлкәләренең икътисади хәле начараюын күрсәтә. Эш урыннары кими, хезмәт хакы түбән, Урта зарплаталар рейтингында Татарстан 34 нче урында, калган Идел буе субъектлары 45 нче урыннан 75 нче урынга кадәр урнашкан. Икътисади яктан нык Идел буе регионнары да Мәскәү өчен арзан хезмәт ресурслары чыганагына әйләнде.
Икътисад артыннан демография күрсәткечләре дә начарая бара. 2019 елның 9 аенда, Идел буе федераль округта, халыкның табигый кимүе 73 мең кеше булган, шул исәптән алты республикада барлыгы 14 мең. Соңгы елларда беренче тапкыр Татарстанда да табигый кимү башланды.

Татарстан җитәкчеләре 2000-нче еллар башында Кремль басымы астында  суверинитетны  алмаштырып алган иктисади өстенлекләрне Мәскәү кире тартып алды, Мәскәүгә китә торган салымнар өлеше арта бара. Бу шартларда  Татарстан икътисады хәле бик нык булмавы сизелә. Шулай ук бу татар элитасының Мәскәүгә каршы тормыйча, сәясәткә бик тыгылмыйча, икътисади үсешкә милли мәнфәгатьләр алдында өстенлек бирү, миллилектән баш тарту сәясәте перспективасыз, хәләкәткә алып барганын күрсәтә. Милли мәнфәгатьләр якланмаса, халык иктисадый яктан да изеләчәк.

Наил Гыйлман 

5.12.2019.

Комментариев нет: