ТАТАРЛАР. ХХ ГАСЫР.


Тарихны белмичә, аңламыйча, заманча дөньяны да аңлап булмый. Татарларның заманча милли проблемалар ХХ гасыр вакыйгаларыннан килә. Кыскача тарихи күзәтү ясыйк...
100 ел элек халкыбызның дәүләтчелек булмаса да, сәяси хокуклар бик чикле булса да, татарларның гади һәм нык милли корылыш булган. Аның төп элементы – мәхәллә. Мәхәллә үзәге – мәчет. Мәчет нигезендә - мәктәп , мәдрәсә. Мәчет, бигрәк тә авылларда,  – дини, иҗтимагый, мәдәни үзәк булган.
Мәхәллә байлары, сәүдәгәрләре ,эшмәкәрләре – мәчетләр, мәдрәсәләр, мәктәпләр төзергә акча биргәннәр, һәм аларга финанс ярдәм итеп торган. Мәхәлләләр көче эчкә, үзенә , мәхәллә үсешенә таба юнәлгән булган һәм актив, милләт өчен кайгырткан кешеләр, ничек аңа файда китерергә белгәннәр.
Мәктәпләрдә укыту дәрәҗәсе бик түбән булса да, алар төп мәсәләләрен үтәгән: 1897 елда татарларның 87% укый-яза белгән. Ә ул әдәбиятны, китаплар бастыруны үстерергә мөмкинлек биргән. Китаплар тарату системасы булган.
Саннар. 1897 ел җанисәбе буенча Русиядә ~2,5 млн. татар яшәгән -  ~ 2% барлык империя халкыннан, 5-нче урын – руслар, украиннар, белоруслар, яһудлардан (еврейлардан) соң. Татарларның  90% артык – авылларда яшәгән.
Татарлар типографияләрендә бастырылган китаплар (татар һәм гарәп телендә) тиражы буенча – империядә 3-нче урын алып торганнар – руслар һәм латышлардан соң.  1905 -1920 елларда ( төрле елларда) Русиядә татар телендә 95 гәзит чыккан.
Уфа губерниясендә 1182 мең мөселманнарга -1555 мәчет, 6220 мәктәп һәм мәдрәсә булган,  бер мәктәп 182 кешегә туры килгән (С.Рыбаков «Ислам и просвещение инородцев Уфимской губернии» 1900 ел.) .
Казан губерниясендә 1912 елда  232 мәдрәсә, 1067 мәктәп булган. Аларда 84 мең кеше укыган -  ~ 10-12% барлык халык саныннан (губерниясендә 1897 елда 675 мең татар яшәгән ). Руслар арасында укучылар ~ 5% булган.
Мәдрәсәләрдә дини фәннәрдән башка, дөньяви фәннәр дә укытканнар. Ләкин рус дәүләте татарларның  дөньяви мәгариф коруын тойган, шулай ук гәзитләр бастыруын тойган.
Татарлар дин , мәгариф, сәүдә  өлкәләрен үз кулларында тотканнар ( Идел-Урал, Себер, Урта Азиядә төрки халыклар арасында). Татарлар  төрки халыклары арасында мәдәният, мәгариф үстерүгә 19 гасырда - 20 гасыр башында күп көч куйганнар. Идел-Урал халыклары арасында ислам динен таратканнар.
Русия империясе хокумәте татарлар тәэсирынә каршы көрәшкән; беренче чиратта – татар  милли мәгарифенә каршы. Кызык документ – П. Столыпин “О мерах противодействия панисламскому и пантюркскому влиянию среди мусульманского населения. 1911г.). Анарда тәкъдим иткән ысуллар хәзерге Русия хокумәте дә куллана.
Татарлар Русия сәясәтендә. 1905-1917 елларда Дәүләт думасында мөселман халыклары вәкилләре арасында күпчелеге татарлар булган. ( I думада- 12 депутат(25 мөселман вәкиленнән); II думада – 15(35) III думада – 7(10)  IV думада – 5(6) ).
Татарлар инкыйлаб, гражданнар  сугышы. Совет чоры.
ХХ гасыр фаҗигалы вакыйгаларын татарлар Русиянең башка халыклары белән бергә  кичергән. Ләкин көчле милли рухлы, тәэсирле, эшчән, бай халык булганга,  татар милләте инкыйлабтан, дәүләтнең социаль  экспериментларыннан көчлерәк зыян күргән..
Милләтебез өчен авыр сынаулар ХХ гасырда 1914 елдан башланды. Русия империясен яклап Беренче дөнья сугышында берничә дистә мең татарлар һәлак булган, дистәләп мең берничә ел дәвамында әсирлек газапларын чиккән, сугыш авырлыклары бөтен халкыбызга тигән.
1917 ел инкыйлабыннан соң татар-мөселманнар халыклары милли хәрәкәте Идел буе, Урал, Себер халыкларын берләштереп Идел-Урал дәүләте төзергә, ә Русияне федератив дәүләткә әйләндерергә план корганнар, ләкин алар арасында бердәмлек булмаганга , алар уңышка ирешә алмаган.
Милли хәрәкәт юлбашчыларының зур өлеше большевикларны яклаган. Алар большевиклар милли дәүләтчелек төзүгә булышыр дип ошанган, чөнки В.Ленин хөкемлеккә килгәч үк, халыкларның үзбилгеләү хокукын  игълан  иткән.
Большевиклар җиңгәч  милли элитаның бер өлеше – аксөякләр, бай сәүдәгәрләр, эшмәкәрләр , демократик фиркәләр яклы сәясәтчеләр, интеллигенцияне – йә чит илләргә качарга мәҗбур булганнар, йә кырылганнар. Бәйсез матбугат ябылган  (50 гә якын татар гәзитләреннән ~40 ябыла) ; татар мәктәбе бәйсезлек югалта , дәүләт советлар мәктәбе системасына кертелә...
Милли автономия кору. Татар большевиклары җитәкчеләре (М. Султангалиев һәм башкалар) В.Ленин хокүмәтеннән озак дәгъвалап, милли автономияләр коруга ризалык алганнар. Ләкин ,аларның фикерләренә каршы, зур бердәм татар-башкорт республикасы урынына аерым, башкорт һәм татар республикалары төзелә.. Татарстан корылганда татар төбәкләренең күпчелеге милли автономиягә кермәгәннәр – бүленеп калган....
Болай да чикләнгән автономияләр хокуклары 1920- нче еллар башында ук тагын да киселә, моңа каршы торган М. Султангалиев һәм башка татар большевиклары 1923 елда репрессияләнә ...Татарстан дәүләтчелеге игълан итү әһәмиятле тарихи вакыйга булса да, аның советлар чорларында мөстәкыйльлек бердә булмаган, аның максаты татарларны татарлар кулы белән идарә итеп, Мәскәү сәясәтен үткәрү булган.
Гражданнар сугышы , ачлык , террор нәтиҗәләрендә Русиядә барлыгы 10 млн. артык кеше һәлак булган. Идел буенда 1921 елда корылык һәм большевиклар сәясәте нәтиҗәсендә барлыкка килгән ачлык үзәге татар җирләрендә  булган. Кайсыбер өлкәләрдә халык 20% артык кимегән.
1918-1922 елларда татарларның бәйсез милли корылыш, рухи төрәкләре җимерелә башлый, халкыбыз иң яхшы улларын югалта.  
Югалтуларга карамастан 20-нче елларда рәсми идеология чикләренә кертелгән мәдәниятның  үсеше дәвам ителә. Татарлар яшәгән шәһәрләрдә, татар совет мәктәпләре ачыла, татар телендә гәзитләр чыга, халык театрлары эшли...
Төрле өлкәләрдә 20-нче елларда 300 гә якын үзәк һәм җирле татарча гәзитләр, журналлар бастырылган.
Урыслаштыру башы. 1930-чы елларны Сталин милли сәясәтне үзгәртә. Социалистик җәмгыятьтә милләтләр берләшәчәк  һәм Советлар Союзында рус теле һәм мәдәнияты нигезендә бердәм милләт корылырга тиеш дип, башка милләтләрнең мәгариф, мәдәният өлкәсендә үсеш туктатыла. Бу елларда рус өлкәләрендә шәһәрләрдә татар мәктәпләре, татар гәзитләре ябыла башлый, мәдәни эш туктатыла. 
Татар теле кириллицага күчерелә . – Ул  халкыбызны үз мирасыннан аеру өчен эшләнгән.   Татарстан җитәкчеләренең, татар интеллигенциясенең, язучыларның зур өлеше 1937-38 елларда репрессияләнә һәм һәлак була.
Коллективизация. Коллективизация вакытында авылларда гадәтчә хуҗалык, гадәтчә тормыш җимерелә, уңышлы , нык крестьяннар катламы бетерелә - аларның малларын тартып алалар, күбесен сөргенгә җибәрәләр...Авыл буржуазиясен, нык хуҗалыклар юк итү - мәхәллә тотрыгын да җимергән.
Дингә хөҗүм. Тагын бер Сталин һәм большевиклар максаты  - динне юк итү. Мәчетләр ябыла, тартып алына, талана, муллаларның зур өлеше кулга алына, сөргенгә җибәрелә, атып үтерелә, лагерьларда һәлак була. 1941 елга кадәр Советлар  Союзында 95% ка кадәр мәчетләр ябыла, муллалар саны 4 тапкыр кими.
Чын тарих өйрәнүне тыю. 1944 елда милли тарихның төп өлеше – Алтын Урда, Казан ханлыгы дәверләре өйрәнүе тоела. Советлар чорларында рәсми тарихта , Русия империясендә кабул ителгән, татар халкына карата дошманлыклы караш дәвам итә.
Беренче нәтиҗәләр. Шулай итеп 1918-1940 елларда милләтебез иң гыйлемле, иң уңышлы,  актив татарлар катламын югалткан; большевиклар дәүләте бәйсез мәдәниятны, бәйсез мәгарифны , милләтнең рухи, әхлакый нигезен җимерергә тырышкан, милли мирастан, милли тарихтан аерган...
Бөек Ватан сугышы бу югалтуларны тагын да арттырган. Сугышта иң актив, көчле рухлы  кешеләр беренче булып һәлак булган. Сугышка китүчеләрнең яртысы кайталмаган. Алар арасында репрессияләрдән исән калган язучыларның тагын бер зур йлеше булган. Бу югалтулар буыннар арасындагы элемтәләрне бик көчле киметкән.
ХХ гасырның икенче яртысы. 
1958-59-нчы еллардан башлап Советлар Союзында яңа көч белән урыс булмаган милләтләрне урыслаштыру сәясәте тотына. Аның максаты – халыкларны рус телле “советлар халкына” берләштерергә. Аның төп ысуллары – милли мәгарифне акрынлап бетерү, республикаларның төп милләтләрен рус халкы белән катнаштыру...
Татар мәктәпләренә яңа хөҗүм башлана – 20 ел эчендә бөтен шәһәрләрдә татар мәктәпләре ябылып бетә, рус өлкәләрендә күп авылларда да ябыла, калганнарда төп фәннәрдән укыту рус теленә күчерелә...
1960- 70-нче елларда
 Татарстанда , башка татар төбәкләрендә зур төзелешләр башлана, яңа шәһәрләр барлыкка килә. ; иң зурсы КАМАЗ һәм Яр Чаллы шәһәре.  Алар милли мохитне җимерә, яшьләрне үзләренә тарта.  Яңа шәһәрләргә күчкән татарлар үз җирләрендә рус мохитенә  эләгәләр.
1939-нчы елда татарларның 25 % шәһәрләрдә яшәгән, 1979 елда – 60%. Шәһәрләрдә татар мәгарифен юк итү нәтиҗәсендә 40 ел эчендә мәктәптә татар телендә укый, татар телен өйрәнүче балалар өлеше 80% тан  15-20% ка кадәр төшкән
1970-80-нче елларда хәзерге уртак буын үсә - күпчелеге (65-70%) - шәһәрләрдә, татар мохитендә яшәмәгән, татар телендә укымаган; күпчеле бабаларын күрмәгән; рус телен һәм мәдәниятын татарныкыннан яхшырак белүче... Ул , безнең буын, бүген идарә итә, балалар тәрбияли һәм үз балаларына гайләдә миллилек тагын да әзрәк бирә ала...
1960-70 нче елларда: бердән шәһәрләрдә милли мохит җимерелә , икенчедән диннән, гореф-гадәтләрдән аерылган, рәсми идеология белән агуланган татарлар шәһәрләргә ага һәм татарларның күпчелеге миллилек саклар өчен бик авыр шартларга эләгә.
1990-нчы еллардагы сәяси барышлар 1920-нче еллар белән охшаш. Русия дәүләте көчсез вакытта ул милли хәрәкәтләрне үз ягына тартырга тырышкан.. Б. Ельцин “Булдыра алган кадәр суверинитетны алыгыз” дип игълан иткән иде. 2000-нче елларда дәүләт ныгыгач Русия хокүмәте милли республикалар хокукларын кире тартып алырга тырышты – һәм яңадан - башта сәяси хокукларын кистерде, соңыннан милли мәктәпләрне яба башладылар, автономияләрне бөтенләй бетерү турында да сүзләр чыгаралар( андый планнар Н.Хрушев вакытында да корылган).
Шулай итеп совет дәверендә татар милләтен җимерүне ике этапка бүлеп була:
1918-1940-нчы еллар – татарларның милли структура җимерелә, милли элита кырыла, халкыбызны милли мирастан һәм тарихтан аералар;
1960-1980-нче еллар – татарларның күпчелеге  милли мохиттән, милли мәгарифтән дә аерыла, шәһәрләргә күчә һәм урыслар белән катнаштырыла.
Милли үзаң, бердәмлек югалту сәбәпләре ХХ гасырның беренче яртысында булса, миллилек югалту, ассимиляция процесслары 40-50 ел элек җибәрелгән.
1990-нчы, 2000-нче еллар. 
1990-нчы еллар татарлар өчен, милли хәрәкәт өчен зур уңышлардан һәм зур өметләрдән башланды; - суверенлык игълан итү, татар мәгарифе, мәдәнияты үсеше, милли дин һәм тарих кайта башлавы
Шул ук вакытта 1990-нчы елларда  30-40 ел элек хәрәкәткә китерелгән милли процесслар үзләренең җимерткеч стадиясенә җитте. Аларга начар тышкы процесслар кушылды. Алар бергә милләтебезне авыр хәлгә китерде...Кыскача ул факторлар турында:
Урыслаштыру сәясәте нәтиҗәләре. 1990-нчы-2000-нче елларда милләтебезнең “сыйфаты” начарая башлый. Монда яшь буын гаебе юк, бу 20 гасыр уртасында хәрәкәткә китерелгән процесслар нәтиҗәсе.
Мәсәлән, татарларның  уртак буыннын (30-40 яшь) алсак:
1990 елда аларның яртысыннан артыгы 50% - 60% авылларда туып (1950-нче елларда), милли мохиттә үскән, әзме-күпме татар мәктәпләрендә укыган ;
2010 елда уртак буынның 30-35% гына милли мохитта үскән һәм 15-20% гына татар мәктәпләрендә укыган...
20-30 ел элек шәһәр халкының күпчелеге туган авыллары белән (димәк милли мохит белән) һәм үзара нык элемтәләр саклаган, ә бүген ул элемтәләр күпчелегенең әз, йә бөтенләй эзелгән.
Яңа технологияләр үсеше тәэсире. 1990-нчы, 2000-нче елларда компьютерлар, Интернет, кәрәзле элемтә һәм башка заманча  технологияләр бик тиз үсте һәм алар басым , радио, телевидение технологияләрен дә җиңеләйтте, гадилаштырды. Соңгы 10-15 елда мәгълумат күләме берничә тапкыр артты, һәм аның эчендә татар теле югалып калды. Бу милли мохитны бик тарайтты. Кирәкле һәм кирәкмәгән мәгълүмат безне басып алды. Безнең тормышка, карашларга, фикерләргә аның тәэсире дә  күп тапкыр артты. Русиядә 98-99% мәгълүмат рус телендә тарала. Татар телендә мәгълүмат чаралары артса да әкрен арта һәм аның таралу мохите тар. Китаплар, журналлар, гәзитләр иң күбе берничә меңлек тиражлар белән генә чыга.
Рухи бушлык. Советлар коммунистик системасы, рәсми идеология, икътисади система җимерелү Русия халкы аңында бушлык калдырды. Ул бушлыкны тиз арада безгә ят булган  кыйммәтлекләр тутырды. Дин йогынтысы арта барса да, халыкның күпчелеге татар-мөселман формаль рәвештә генә үти. Кешеләрнең заманча җәмгыяттә төп идея, төп максатлары – “уңыш”, акча, байлык, рәхәтлек . Ул кыйммәтлекләр ачык йә яшерен рәвештә телевидение, кино, реклама, журналлар аша таратыла; үзләре белән әхлаксызлык, әдәпсезлек тарата...
Бу язмада ХХ гасырда милләтебездә булган үзгәрешләрнең гади схемасы күрсәтелән.  Әлбәттә, ул барлык катлаулы үзгәрешләрне тулысынча күрсәтә алмый, ләкин милләтебезнең бүгенге авыр хәлен аңларга булыша. 
Наил Гыйлман. 2012 ел.