МАОРИ ТЕЛЕ ЯҢА ЗЕЛАНДИЯ МӘГАРИФ СИСТЕМАСЫНДА.


Яңа Зеландиядә 5,1 миллион кеше яши. Аларның 70% - 19-20 гасырларда күченеп килгән инглизлар һәм башка аурупалылар нәселе. Аурупалыларны еш кына “киви” (Kiwi) дип атыйлар.

Маори - Яңа Зеландиянең төп халкы. Маори илдә 16,5% (800 меңгә якын). Маориләрнең шактый зур өлеше катнаш гайләләрдә туган.

Шулай ук Яңа Зеландиядә илгә күченеп килгән Полинезия халыклары вәкилләре (6,5%) һәм Азия халыклары вәкилләре (6,6%) яши. 

2018 ел җанисәбе буенча Яңа Зеландиядә маори телендә 186 мең кеше сөйләшә алган. Маорилар арасында туган телләрендә 20-25% сөйләшә ала. Маори телен төрле дәрәҗәдә белү турында 55% маори әйткән.

Маори теле инглиз теле белән бер рәттә дәүләт теле булып тора.

Маори теле Яңа Зеландия мәктәпләрендә.

Яңа Зеландия дәүләт мәктәпләрендә маори мохитында белем бирү системасы эшли. Бу системага 2020 елда 305 мәктәп кергән, һәм аларда 23161 укучы белем алган. Шул исәптән 104 мәктәп маори мохитында гына укыта, алар Kura Kaupapa Māori дип атала.

Башка мәктәпләрдә маори телен һәм традицияләрен 3-8 сыйныфларда укучыларның күпчелеге өйрәнә.

Маори телендә белем бирү һәм маори телен укыту Яңа Зеландия мәктәпләрендә 7 дәрәҗәгә бүленгән ( Уровни изучения языка: Level 1, Level 2, Level 3, Level 4, Level 4a, Level 5, Level 6 – Taha Maori)

Аларның, 1-2 дәрәҗә - маори теле мохиты, 3-5 дәрәҗә – маори теле инглиз мохитында дип атала.

Level 1 – дәресләрнең (уку сәгатләренең) 81-100 % маори телендә  - атнага 20-25 дәрес маори телендә бирелә;

Level 2 – дәресләрнең (уку сәгатләренең) 51-80 % маори телендә - атнага 12,5-20 сәгать;

Level 3 - дәресләрнең (уку сәгатләренең) 31-50 % маори телендә - атнага 7,5-12,5 сәгать;

Level 4(а)- дәресләрнең (уку сәгатләренең) 12-30 % маори телендә - атнага 3-7,5 сәгать;

Level 4(b) – маори теле атнага 3 сәгать керә;

Level 5 – маори теле атнага 3 сәгатьтән кимрәк;

Level 6 – Taha Maori программасы буенча укучылар маори телендә гади сүзләр, җырлар, биюләр, сәламләү, маори традицияләре өйрәнеләр.

Барлык Яңа Зеландия укучыларын алсак: 2,8% маори теле мохитында укый (Level 1-2); 25,3% маори телен инглиз мохитында өйрәнә (Level 3-5); 40,7% - Taha Maori программасына язылган (2021ел).

Маори укучыларын алсак: 10,9% маори теле мохитында укый (Level 1-2); 35,2% маори телен инглиз мохитында өйрәнә (Level 3-5); 31,6% - Taha Maori программасына язылган (2021ел).

Мәктәптә кирәкле белгечләр булмаса, маори теле дистанцион онлайн укыту программалары буенча өйрәнелә.

Маори теле укыту программалары аерым финанслана. Маори телен 1-4 дәрәҗәдә укыту һәрбер укучы өчен индивидуаль рәвештә белем бирү министрлыгы тарафыннан финанслана. Аның өчен махсус MLP фонды бар. Ул фонд Маори телен 4-нче дәрәҗәдә өйрәнүче һәрбер укучы өчен мәктәпкә елына 72 доллар бүлеп бирә, 3-нче дәрәҗәдә өйрәнүче укучыга - 295 доллар, 2-нче дәрәҗәдә маори мохитында укучы укучыга 547 доллар, 1 дәрәҗәдә укучы укучыга - 1122 доллар!

Акчалар мәктәп исәбенә яки онлайн уку үзәге исәбенә күчерелә.

Яңа Зеландиядә мәктәпләрендә мәҗбүри фәннәр аз. Соңгы 12 сыйныфта мәҗбүри рәвештә бары тик инглиз теле генә керә.

Маори балаларының күпчеле туган телләрен мәктәптә өйрәнсә дә, Яңа Зеландиядә маори телен илнең барлык халкы өчен мәҗбүри фән ясау өчен көрәш дәвам ителә. Аны хуплау илдә арта бара, һәм күпләр иртәме-соңмы бу карар кабул ителәчәгенә ышана.

Маори телендә югары һәм һөнәри белем бирү системасы.

Маори телендә  укып мәктәпләрне тәмамлаган яшләр өчен, туган телләрендә югары һәм һөнәри белем алу мөмкинлеге дә бар. Маори традицияләре һәм гореф-гадәтләре нигезендә эшли торган өч дәүләт институты бар. Аларны Wananga институтлары дип атыйлар. Укытудан башка алар фәнни-тикшеренү эшләр дә алып баралар.

Wananga институтларында укып бакалавр дәрәҗәсен алып була. Ә кайсыбер тар юнәлешләр буенча фәннәр докторы дәрәҗәсенә кадәр алу мөмкин.

Wananga системасында 2015 елда 21700 студент укыган. Алар санына өстәмә белем алучы һәм яңадан һөнәри әзерлек алучы затларны да кертелгән.

Яңа Зеландия дөнья мәгариф рейтингларында бик югары урыннарны алып тора. Биш ел элек Education Index 2017 мәгариф индексы буенча ул дөньяда 3 урын яулаган иде.

Маори халкының яңарыш юлы.

19 гасыр уртасына кадәр маори Яңа Зеландиянең бердәнбер хуҗалары булган. Инглизлар утрауларны колонияләштергәч, маориларны иң начар таулы җирләргә кысрыклап чыгаралар. Аурупалылар китергән авырулардан маори халкының күпчелеге һәлак була. 19 гасыр ахырында маори Яңа Зеландия халкының 5% тан да кимрәк, 40 меңнән дә азрак кеше калган. Маори халкына карата ассимиляция сәясәте апып барыла. Маори теле өйрәнү мәктәпләрдә 1867 елда тыела.

Дистә еллар буе сәяси көрәш алып баргач, маори халкы үз хокукларын яңадан торгыза алды. 1987 елда маори теле инглиз теле белән бер рәттә, Яңа Зеландиянең рәсми теле итеп таныла. Маори теле турында акт кабул ителә (Māori Language Act). Ул телнең рәсми статусын, аны мәхкәмәләрдә куллану тәртибен билгели, әлеге документны үтәү буенча комиссия оештыра.

Маори теле UNESCO классификациясе буенча кыркыныч яный торган телләр исемлегенә керә (уязвимый статус).  Әмма тел дәүләт тарафыннан хуплана, аны мәгариф системасында һәм башка өлкәләрдә куллану киңәя. Маори телендә белем алучы балалар саны елдан ел арта. Иң мөхиме – маори телендә тулы мәгариф системасы эшли. Ә маори гореф-гадәтләре, сәнгать элементлары Яңа Зеландия мәдәниятенең, заманча тормышының бер өлешенә әверелде.

Яңа Зеландия җәмгыяте 19 гасыр ахырыннан бирле җирле төп халык мәдәниятына карата катлаулы эволюция үтте: маори телен өйрәнүне тыю һәм тулы ассимиляция сәясәтеннән алып, маори телен мәдәни байлыкның мөһим өлеше итеп тануга кадәр.

Яңа Зеландиянең маори телен үстерү тәҗрибәсе кызыклы һәм безнең өчен дә файдалы. Бөекбритания илләре һәм элекке Британ империясе колонияләре безгә  милли телләр саклау өлкәсендә төрле тәҗрибә күрсәтә: Шотландия – шотланд теле юкка чыгу дәрәҗәсендә һәм инглиз теле диалекты белән алмаштырылган; Ирландия: бәйсезлек һәм дәүләт теле булу, ирланд телен юкка чыгу куркынычыннан саклый алмады; Уэльс – чикле автономия шартларында үз телен саклап кала һәм үстерә алды; Мэн – телдә соңгы сөйләшүчеләр үлеп беткәч тә, тел күтәрү мәсъәләсе юкка чыкмый... Моннан үзебез өчен шундый нәтиҗә ясый алабыз: татар теле киләчәге дә үзебездән килә...

Наил Гыйлман. 2022 июнь.




Комментариев нет: