ЧУАШСТАН: ТАТАР АВЫЛЛАРЫ ҺӘМ АВЫЛЛАРДА ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУ ТУРЫНДА...


Милли телләр укыту хәле буенча бер кечкенә тикшеренү нәтиҗәсе тәкъдим итәм. Аның мәсъәләсе:  Чуашстанның һәрбер татар авылы мәктәбендә татар теле укытыламы, атнасына ничә дәрес, күпме бала татар телен өйрәнә – шул һәм башка мәгълүматны җыю, һәм аны ел саен яңартып, үзгәрешләрне белдерү. Өстәмә бу мәгълүмат татар авылларының социаль-икътисади хәлен дә күрсәтә. Мәгълүмат  татар балалалары укыган мәктәпләренең уку планнары һәм башка статистик материаллар анализы нәтиҗәсендә җыелды.

Чуашстан татарлары: кайда, күпме...   Чуашстанда 2010 ел җанисәбе буенча 34,2 мең татар яшәгән, бу республика халкының 2,7% булган. Аларның 22 меңе ( 65% ) авылларда яши. Күбесе республиканың көнъяк-көнчыгыш районнарында. Комсомол һәм Батыр районнында татарлар өлеше хәзер 27% артык, Шомыршы районында 11% ка якын. Республикада 19-20 татар авылы, тагын 10 артык катнаш авыл бар.
Чуашстан шәхәрләрендә 2010 елда 12 меңгә якын татар яшәгән.  Аларның күбесе: Чабаксарда (4,8 мең, шәхәр халкының 1%) , Канашта ( 4 мең, 8,7%) һәм Яңа Чабаксарда (1,8 мең, 1,3%).
Рәсем 1. Чуашстан шәхәрләре һәм авыл җирлекләре буенча татарлар өлеше %.

Татар теле мәктәпләрдә ничек укытыла. Чуашстанда яшәүче 34 мең татардан хәзер 19 меңе ( якынча 56% ) - мәктәптә татар теле укытылган авылларда яши. Чуашстан авылларында яшәүче татарларының бу якынча 87% була (22 меңнән 19 мең).
Чуашстан шәхәрләрендә бер мәктәптә дә да татар теле укытылмый.
Укучыларның милли составы буенча статистика булмаганга һәм авылларда әлегә кадәр барлык балалар мәктәптә әз ме күп ме туган тел өйрәнгәнгә, без шундый нәтиҗә ясый алабыз:
Чуашстанда  татар балаларының  56% ка якын - мәктәптә татар телен өйрәнә ала.
Зур авылларда татар теле 9 нчы сыйныфка кадәр, әдәбият 11 сыйныфка кадәр укытыла. Аларда татар теленә һәм әдәбиятка мөмкин кадәр максималь сәгатьләр бирергә тырышалар.
Республикада 2017/2018 нче уку елында татар теле һәм әдәбият 20 мәктәптә укытылган. Шул исәптән 11 урта мәктәптә (СОШ) 1-11 сыйныфларда , 4 мәктәптә (ООШ) – 1-9 сыйныфларда, 5 башлангыч мәктәптә (НОШ) – 1-4 сыйныфларда.
Татарлар саны һәм өлеше шактый зур булган авыллардан: Буа (550 татар, 37%) һәм Комсомол (~700 татар, 12-13%) авылларында татар теле укытылмый. 
Гомумән Чуашстанда, Татарстанны исәпләмичә, татар телен өйрәнүче балалар өлеше иң зур. Моңа Чуашстан татарларының яртысы зур, икътисади яктан нык татар авылларында яшәве булыша. 
Шулай ук 2018 елга кадәр барлык Чуашстан мәктәпләрендә республиканың дәүләт теле – чуаш теле укытылды. 2017/2018 уку елы ахырында, чуаш дәүләт теле 10 татар теле укытылган  мәктәптә калган иде. Аларның  күбесе катнаш татар-чуаш авылларында. Ул авылларда чуаш дәүләт теле татар төркемнәренә атнасына 1 дәрес укытыла иде.
Соңгы унеллык үзгәрешләре.
Татар теле укыту соңгы елларда ничек үзгәрде? 
Федераль  хакимият милли телләрне мәктәптән, бөтен мәгариф системасыннан кысрыклап чыгару сәясәте алып бара. 
Мәгарифнең милли компонентын юк итү, кечкенә авыл мәктәпләрен ябу, - татар теле укытуның күләмен һәм сыйфатын киметте. 
Чуашстанда, татарларның күбесе зур татар авылларында яшәгәнгә,бу үзгәрешләр башка регионнардан әзрәк булды. Татарлар һәм чуашлар милли тел һәм мәдәният саклау өлкәсендә бер берсенә ярдәм итеп эшләргә тырыша. Шулай да югалтулар зур..
Республикада 2007-2017 елларда татар һәм катнаш татар-чуаш авылларында биш татар теле укытылган мәктәп ябылды. Алар арасында башлангыч (НОШ – начальная общеобразовательная школа) һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләре (ООШ – основная общеобразовательная школа) бар: 
Татар Тимәше мәктәбе ( НОШ – 2007 елда ябылган), 
Татар Шорыты мәктәбе (НОШ - 2009 ел), 
Сөр Иле (Ишмурзино-Суринск) мәктәбе (ООШ - 2010 ел.), 
Имәнкисәге (Именево) мәктәбе (НОШ – 2012 ел), 
Кызыл-Чишмә мәктәбе (НОШ – 2013 ел).
Бу авыларда яшәүче укучылар күрше чуаш авылларында хәзер дә татар телен өйрәнсә дә, аның күләме кимеде. Мәктәп ябылуы белән балаларның мәктәптә туган тел мохите юкка чыга. Мәктәбе ябылган авыллар хәле тиз начарая бара.
Хәзерге проблемалар һәм мәсәләләр
2018 елның уртасында кабул ителгән “Русиядә мәгариф турында” канунның яңа редакциясе туган телләрне ихтыяри фәнгә әйләндерде һәм мәктәптә милли телләрнең дәрәҗәсен, статусын бик көчле төшерде. Башка үзгәрешләр дә туган телләр укытуга зыян китерәчәк. 
Хәзер ата-аналар рус телен туган тел итеп сайлап, балаларына үз милли телен укытудан баш тарта алалар. Саф татар авылларына әле бу бик кагылмаса да, катнаш авылларга булачак. 
Икенчедән  республикаларда 5 көнлек уку атнасына күчү актив бара һәм бу очракта милли телләр дәресләре күп кими. 
Тагын, 2018/2019 уку елыннан башлап икенче чит ил теле мәҗбури фән булачак, һәм 5 сыйныфтан башлап уку программаларына кертелә.  Аның өчен дә уку сәгатьләрен туган тел һәм әдәбият сәгатьләреннән алачаклар.
Шулай итеп бу проблемаларга игүтибар ителмәсә, тиздән татар авылларында да татар теле атнага 1-2 дәрес кенә калырга мөмкин. Шуңа татар теле укытуны, аның үзгәрешләрен күзәтеп, тикшереп тору һәм һәрбер дәрес өчен көрәшү кирәк була. Хәзерге хәл туган телләр укытуга тиешле игътибар бирүне тәлап итә. Биш көнлек уку атнасы булса да, башлангыч һәм урта сыйныфларда, татар теле атнасына 3-4 дәрестән ким булырга тиеш түгел.

Без монда 2017/2018 уку елы ахырында булган  хәлне карадык. Башланган 2018/2019 уку елы буенча мәгълүмат булгач, бу материалны тулыландырырбыз, һәм үзгәрешләрнең анализын ясарбыз. Җәмәгатьчелек һәрбер татар авылындагы үзгәрешләрне белеп торырга һәм татар телен саклау өчен чаралар табарга тиеш.

Астагы таблицаларда һәрбер ЧР татар авылы буенча мәгълүмат бирелә. Төп мәгълүмат – һәрбер мәктәп буенча - 1 нче сыйныфтан 11 нчегә кадәр татар теле һәм татар әдәбияты ничә сәгать (дәрес) булуы.
Өстәмә авылларның икътисади-социаль хәле дә күренә. Аның төп күрсәткече – авылда бер йортка ничә кеше туры килүе.
      Таблица 1. Татар авыллары һәм мәктәпләр




    Таблица 2. Татар теле һәм әбәбият дәресләре 2017/2018 уку елында.
   
    Август- сентябрь 2018 ел.



Үткән уку елында татар теле укыту күпмегә кимегән? 
Өстәге материал 2018 елның августында  язылган иде. 
2018/2019 уку елында нәрсәләр үзгәрде? 
Барлык татар авыллары мәктәпләрен бергә кушып исәпләсәң, татар теле һәм әдәбият сәгатьләре Чуашстанда үткән уку елында якынча 7% кимегән
Батыр районы мәктәпләрендә татар теле дәресләре кимемәде диярлек. Комсомол районында – гомумән татар теле дәресләре 10% ка якын әзәйгән (иң күп татар теле дәресләре Чичканда әзәйгән). Шомыршы районы Өч Балтай  мәктәбендә татар теле сәгатьләре 30% артык кимегән. Шулай да зур авылларда мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре Татарстан шәхәр мәктәпләреннән күбрәк әле.
2018 ел ахырында Каенлык авылы балалары укыган Починок-Быбыть башлангыч мәктәбе Полевое Шептахово мәктәбе филиалы булды. Кечкенә авыллар мәктәпләрне филиал статусына күчерү киләчәктә аларны бөтенләй ябуны җиңеләйтә.
Астагы таблицада татар теле укытуда соңгы уку ел үзгәрешләрен күреп була...

     Таблица 2. Татар теле һәм әбәбият дәресләре 2018/2019 уку елында.

     

Июнь 2019 ел

Наил Гыйлман 2018-2019 ел.