Испания vs Русия: милли телләр хәле, милли басмалар өлеше.



Каталония бәйсезлеге турында референдум үтте. Каталониянең киләчәге әле билгеле булмаса да, минемчә, иртә ме соң мы, каталоннар үзләренең максатларына ирешәчәк.  Бүген Испаниягә һәм Каталониягә зур игтибар бирелә. Шуңа Испаниядә милли азчылыклар телләре хәлен карыйк.

 
Испаниянең икенче теле - каталан теле. Аның дәрәҗәсе Русиядә татар теле дәрәҗәсенә карата күп тапкыр яшырак булса да, -  Испаниядә һәм Русиядә милли азчылыклар телләре хәлен чагышәтыру кызык һәм файдалы. Каталония бәйсезлек яуласа да Испаниядә каталан теле икенче тел булып калачак, чөнки ул тагын ике автомомиядә (Валенсия белән Балеар утраулары автоном җәмгыятләрендә ) кулланыла.

Испания белән Русия дәүләт теле куллану дәрәҗәсе буенча охшаш. Русиядә бүгенге көндә 90% чамасы рус телендә генә сөйләшсә, Испанидә 85 % чамасы испан телендә сөйләшә. Ләкин  шуның белән охшашлык тәмамлана.

Испаниядә, испан теле ягыннан басым булса сизелсә дә, милли азчылыклар телләренә мәнәсәбәт үзгәчә. 
Мәсәлән, Русиядә китапларның 97% чамасы рус телендә, 2% артык чит ил телләрендә һәм 0,9% гына милли азчылыклар телләрендә басылса.
Испаниядә испан телендә 2015 елда 75%  китап  чыккан, 15%  - милли азчылыклар телләрендә (шул исәптән 10% артык – каталан телендә), 10% - чит ил телләрендә.

Испаниядә 4 рәсми тел: испан теле (Кастилия теле) – дәүләт теле, каталан теле, галисий теле һәм баск теле. Шулай да уннан артык региональ телләрдән бүгенге көндә өч тел генә юкка чыгу куркынычлыгы астында түгел. Каталан теленнән башка ул галисий теле һәм баск теле. Шулай ук аран теле дә ( окситан теле диалекты) рәсми тел итеп санана. Анарда 3,8 мең кеше генә сөйләшә.
Испаниядә каталан телендә 5 миллион кеше артык туган теле буларак сөйләшә, галисий телендә 2 - 2,5 миллион , баск телендә – 700-800 мең. Испаниядә тагын берничә рәсми танылган һәм танылмаган телләр бар, аларны күбесе испан теле диалектлары диеп саный. Алар арасында иң билгеле арагон теле – аны ярты миллионга якын кеше белә. Калган телләрдә сөйләшүчеләр саны 50 меңнән ким.

Испаниядә 2015 елда чыккан басмалар арасында:
Испан телендә: 46 088 (75,5%)
Каталан телендә: 7055 (11,5%)
Галисий телендә: 1120 (1,8%)
Баск телендә: 874 (1,4%)
Башка Испания телләрендә: 72 (0,1%)
Чит ил телләрендә: 9,5%
 
Автономияләрдә:
Балеар утрауларында  2015 елда басмаларның 44,9% каталан телендә чыккан (35,1% испан телендә)
Галисиядә - 36,7% на галисий телендә
Каталониядә - 27,9% каталан телендә
Басклар илендә - 23,8% баск телендә
Валенсиядә - 18,2%  каталан телендә
Наваррада - 8,2% баск телендә
(Испаниянең дәүләт статистик институты мәглүмәте, декабрь 2016 ел.)
http://www.ine.es/prensa/np1008.pdf)