Татар университеты булдыру – хыялыбыз, максатыбыз, бурычыбыз...



Татар университеты кирәклеге турында милли җәмәгатчелек еш искә ала. Ләкин ул нинди булырга тиеш, ничек аны булдырырга? Бу сорауларга без җавап бирергә әзерме? Татар университетын, аның структурасын, булдыру һәм үсеш юлларын күз алдыбызга китереп, аның кирәклеген, файдасын һәрберсенә  аңлатырга әзер булсак, университет һичшиксез булачак. 
Күптән түгел милләт үсеше темасына багышланган  түгәрәк өстәл, аның тирәсендә төрле дискуссияләр үтте. Милләтебез, мәдәниятыбыз, милли мәгариф бүгенге авыр шартларда үсә аламы?
Татарларга үсеш турында әле уйлап булмый, ничек тә булса сакланып калу юлларын эзләргә кирәк дигән фикер белән килешмим, чөнки үсеш булмаса сакланып калып та булмый.
Милләт, тел дәрәҗәсе авыр хәлдә булса да, милләт, милли мәгариф үстерү модельларын, планнарын төзәргә кирәк. Төгәл максатсыз алга барып булмый.
Тагын бер фикер. Яшьләр, балалар милләткә, телгә битараф дигән сүз белән дә килешмим. Күбесенең, бервакыт милләткә кызыксыну була, минем фикеремчә бу яшь үсмер чорында, дөньяда үзенең урынын аңларга тырышканда. Дайрәләрендә көчлерәк милли аңлы иптәшләре булса рус мөхитында яшәүче катнаш гайлә балалары да “мин  татар” дия башлыйлар. Ләкин тиз арада татарлыкта үзләре өчен кызык нәрсә тапмагач, бу кызыксынү сүнә, һәм аларның игътибары башка нәрсәләргә күчә. Ник? Чөнки безнең мәдәният үсмерләргә яшләргә кызыклы мөхит тәкъдим итә алмый, Үсмерләргә, яшьләргә китаплар да, җурналллар да, тапшырулар да юк диярлек. Техник, фәнни-популяр китаплар, җурналллар юк. Татарча  да , русча да. Әкрен генә милли йозен югалта торган эстрада гына бар.
Татарларның төп милли проблемалары нигезендә – безнең милли мәгарифнең авыр хәлдә булу, һәм бигрәк тә югары белем бирү системасы булмавы.


Университет милләт үсешендә нинди урын алып тора?
Тарихыбызга карасак, 17-18 гасырларда дәүләт югалткач татарлар дин тирәсендә ныграк тупланган. Мәчетләр һәм аның нигезендә ачылган мәктәпләр, мәдрәсәләр – милләтне тотып торган.
Советлар чорында мәчетләр юк ителәч алар урынына милләтнең төп төрәге булып авыл мәктәпләре калган. Аларда укып чыккан милли интеллигенция катламы, мәдәниятыбызны сакларга һәм үстерергә тырышкан, милләтне берләштереп , аңа йогынты ясап торган. 20 гасыр ахырына кадәр авылдагы милли мөхит шәһәр халкына да таэсир иткән, чөнки авыл белән шәхәр элемтәләре ныграк булган, күбесенең авылда ата-аналары, әби-бабалары булган.
Соңгы 15-20 елда элекке милләт корылышы, структурасы җимерелде.  Хәзер милләтебезнең таянгычы, интеллектуаль үзәге юк. Моңа урыслаштыру сәясәте дә, технологияләр революциясе дә, Татарстан җитәкчеләренең хаталары һәм башка факторлар китерде. Авыл мәктәпләренең күбесе татарлыгын югалтты, аларның саны берничә тапкыр кимеде, мәчетләр яңадан төзелсә дә, аларның җәмгыяткә элеккечә көчле йогынтысы юк, татар мәдәниятының социаль база күп тапкыр кимеде, аны урыс массакүләм культурасы кысрыклып чыгарды.
Бу шартларда, үсеш стратегиясе дисәк тә, сакклану юллары дисәк тә минемчә юл бер генә – заманча татар милли инфраструктурасы төзергә.
Татар инфраструктурасы - татар телен, мәдәниятын, милли аңны саклау һәм үстерү өчен җаваплы милли мәгариф һәм тәрбия системасы, мәгълүмат чаралары һәм нәшриятләр, сәяси, мәдәни, дини, фәнни оешмалар һәм башка элементлар. 
Аның беренче төп өлеше – тулы милли мәгариф системасы: балалар бакчасы – мәктәп – университет; икенче өлеше - мәгълүмат чаралары: милли телевидение, радио, газетлар, журналлар, Интернет басмалар һәм башкалар; өченче өлеше – иҗтимагый сәяси структуралар - сәяси, дини , мәдәни һәм башка оешмалар.
Әлбәттә төп шарт – дәүләтчелекне саклап калырга. Татар инфраструктурасы Татарстанның нигезе булырга тиеш.
Аның кайсыбер элементлары өлешчә бар, ләкин бер төп элементы юк. Ул татар университеты.
Бу системада университет иң мөхим роль уйный. Беренчедән, татар телендә укып чыккан, милли рухлы белгечләр булмаса, мәгарифне дә, массакүләм мәгълүмат чараларын да, милли сәяси системаны да үстереп булмый. Икенчедән ул милләтебезнең интеллектуаль, фәнни үзәк булырга тиеш.
Хәзерге вакытта татар инфраструктурасының аерым өлешләре бар, ләкин алар тулы түгел һәм бердәм системага тупланмаган. Бу хәл милли мәгариф, мәдәният, мәгълүмати мөхит үсешен, һәм тулысынча милләт үсешен чикли.


Идеядан проектка кадәр. Университет моделе.
Турәләр алдында буген бу мәсәләне кую файдасыз, чәнки алар татар университетының урынын аңламый, фәрман булса да ул формаль рәвештә генә үтәләчәк. Аңлаган кешеләрнең хакимлек тә, акча да юк. Университет оештыру алдыннан җәмгыят тә, татар элитасы да аның урынын һәм мәсәләләрен аңлап җитәргә тиеш.
Университет булдыру эшен кузгату өчен безгә башта университет моделе (яки концепциясе диеп була), соңрак эш проекты кирәк булачак. Аларны төзер өчен без шундый сорауларга җавап бирергә тиешбез:
  1. Нинди университет безгә кирәк: аның мәсәләләре, оешуының, эшчәнлегенең төп принциплары, анарда нинди факультетлар булырга тиеш, нинди һәнәрләр буенча укытырга...
  2. Мәгариф кануннары һәм стандартлары безгә нинди мөмкинлекләр бирә, нинди киртәләр куя; аны нинди формада оештырып була, ул ничек финансланырга тиеш...
  3. Булачак студентларны, ата-аналарны, республика хакимиятен, эшмәкәрләрне ничек татар университеты белән кызыксындырып була. Милләт мәнфәгатьләре белән яшәүче кешеләр бик әз, күбесен бу эш белән кызыксындырыр өчен ул үзе өчен дә файда күрергә тиеш.
Университет моделе төзеп без беренчедән үзебезнең максатларны билгелибез, икенчедән, милли җәмәгатьчелекне университет идеясы белән  мавыктырырга тырышабыз. Бу килеп чыкса эш проекты кирәк булачак. Университет моделен (концепциясен) һәм эш проектын ясар өчен төрле белгечләр белән киңәшү кирәк булачак...
Эш проектында концепция, модельда куелган мәсәләләрне тормышка ашыру юллары күрсәтелергә тиеш, һәм университетның якынча студентлар саны, структурасы, якынча бюджеты һәм башка төгәлрәк  параметрлары булырга тиеш.

 Милли университет булдыру өчен киртәләр нинди?
Татар университеты торгызу өчен беренче киртә – халкыбызда аңа ихтыяҗ юк, халык та, түрәләр дә аның әһәмиятен, җәмгыяттәге урынын аңламый. Халкыбыз күрше халык акылы белән яшәргә риза.
Әйтик, татар телевидениесе үстерү кирәклеген аңлаучылар җитәрлек. Шуңа 2010-13 елларда Интернет, спутник чөлтәрләре аша тапшыручы берничә телеканал барлыкка килде. Ләкин алар әле рус телле каналлар белән ярыша алмый, сыйфаты, эчтәлеге канәгатләндерми.
Шулай ук татар теле укыту, өйрәтү турында Татарстан җитәкчеләре выкыт выкыт искә ала, татар эстрадасын үстерү мәсәләсен куя... Шуңа әз ме күп ме бу юнәлешләрдә эш бара.
Милли югары белем системасы булмаганга хәзер мәгариф тә, телевидение дә үсә алмый, башка юнәлешләрдә дә үсешкә юл юк, чөнки татар телендә, милли рухта укытылган белгечләр юк, интеллектуаль, фәнни, мәдәни үзәк юк...
Татарстан җитәкчеләренең, түрәләренең  телебезгә, милли мәгарифкә, мәдәниятка җиңелчә генә карау, тиешле игтибар булмавы, милли хәрәкәтне әзерлекләү, Татарстанны тирән кризиска алып килде. Мәсәлән, 2017 елда телләр өйрәнү, саклау һәм үсеш программасына якынча Татарстан бюджетының 0,08% бирелгән, аның яртысы татар теленә бирелсә – димәк 0,04%.
Әйтик,  Белорусиягә карасак  Лукашенко Украинадагы, Кырым, Донбасс хәлләреннән соң беларус теле югалса дәүләт тә югалачагын аңлады, һәм аңа мәнәсәбәт үзгәртте. Безнең түрәләр дә аңлаячак дип уйлыйм, әгәр бик соң булмаса.
Минемчә татар элитасының бер өлеше булса да моны аңлап бетерсә, татар университеты кору өчен мөмкинлекләр дә акча да тиз арада табылыр иде.

Татар университеты нинди булырга тиеш: төп шартлар.
- Университетта фәннәрнең (уку сәгатьләренең)  50% йә күбрәк татар телендә булырга тиеш;
- Университет баштан ук берничә төп юнәлештә укытырга тиеш (заманча технологияләр, табиги фәннәр, социология, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башкалар)
- Университет татар тематикасына фәнни тикшеренүләр алып барырга;
- Барлык студентларга, татар теле һәм әдәбиятыннан башка, татарлар һәм төрки халыклар тарихын, төрки-мөселман халыклар мәдәниятын өйрәтергә.
- Студентлар ике чит ил теле: бер Аурупа телен һәм бер төрки, мөселман халыклары телен (төрек, гарәп, фарсы) өйрәнергә тиеш.
Бу шарт бер яктан безгә якын халыклар мәдәниятлары тарафыннан татар мәдәниятын үстерергә, икенче яктан хезмәт базарында кирәкле булган белгечләр әзерләргә булышачак.
- Университетта, аның тулай торакларында татар телле, милли гореф гадәтләре нигезендә төзелгән мөхит ясарга.
Бу шарт университетның төп мәсәләләрен чишәргә дә, аерым ата-аналарны кызыксындырырга да булышыр.
Мәсәлән, яхудларның Мәскәүдә “Еврейский институт экономики, финансов и права” бар. Аның сайтында, уку йортының максатын, вазифасын билгеләгәндә берничә тапкыр шундый сүзләр кабатлана: яшләргә сыйфатлы белем биргәндә милли гореф-гадәтләр сакларга мөмкинлек бирергә, халкы белән горурланган яш буын тәрбияләргә, милли гореф гадәтләрне хөрмәт итәргә һәм башкача. Ул төп мәсәлә итеп билгеләнгән.
Милли университет мәсәләләре.
Татар телендә югары белем бирү милли университет белән генә чикләнергә тиеш түгел. КФУ, КДАТУ, Иннополис университеты кебек, һәм кайсыбер башка уку йортларында да татар бүлекләре, төркемнәре булырга тиеш. Татар университеты уку йорты гына түгел, киңрәк функцияләр үтәргә тиеш.
    Татар универстеты эшчәнлегенең  төп юнәлешләре:
-      Татар телендә белем бирүче югары уку йорты ;
-      Фәнни , мәгълүмати-аналитик үзәк;
-      Татар мөхитен төзүче мәдәни үзәк.
Шуннан аның мәсәләләре:
1.   Барлык төп һөнәрләр буенча югары белем бирү.
2.   Милли интеллектуаль, сәяси һәм бизнес элитасы үстерү;
3.   Милләтебезгә кагылшлы темалар буенча фәнни, социологик тикшеренүләр алып бару: татар теле дәрәҗәсе, милли җәмгыят хәле, мәгълүмат чаралары таэсире.; башка халыклар тәҗрибәсен өйрәнү...
4.   Мәгълүмати функцияләр: файдалы, милләтебез өчен кирәкле белемнәрне табу, татар теленә тәрҗемә итү. Кирәкле белемнәрне, әсәрләрне киң аудиториягә тарату.
5.   мәдәни функцияләр: университет кампусында татар телле һәм татар-мөселман гореф-гадәтләре нигезендә төзелгән, мөхит булдыру, аны заманча милли мөхит үстерүгә юнәлтергә.
Татар теле саклансын, үссен, киң куллансын өчен ул заманча җәмгыятнең барлык ихтыяҗларын канәгатләндерерлек булырга. Татар телендә һичбер мәгълүмат алу мөмкинлеге булырга. Шуңа татар университетында барлык төп юнәлешләр буенча белгечләр әзерләнергә тиеш.
Әйтик 100 кеше генә укыса да татар телендә кибернетика, генетика кебек махсус өлкәләр турында китаплар булырга, һәм аларны китап кибетләрендә иң күренекле урыннарга куярга. Киштәдә, витринада торып  торып та алар татар теле дәрәҗәсен күтәрәчәк.


Беренче чиратта татар университеты кору нәрсә бирә?
Беренчедән татар телендә югары белем алу мөмкинлеге, татар мәктәпләрен үстерергә юл ача. Әлбәттә моның өчен татар телендә Бердәм дәүләт имтиханын бирү мәсәләсен дә чишү кирәк,
Тагын ул татар телендә дәреслекләр, китаплар язу, техник, фәнни, фәнни-популяр китаплар тәрҗемә итүне тәлап итә. Ул мәсәлә тел үсешенә дә, татар телендә фәнни-популяр әдәбият барлыкка килүгә дә булышачак..
Татар университетның фундаменталь мәсәләләре:
Милли интеллектуаль, сәяси һәм бизнес элитасы тәрбияләү.
Ул заманча проблемаларга, тарихка, киләчәккә татар-төрки, мөселман дөньясы кыйммәтлекләрендә нигезләнгән карашлы булырга тиеш. Аның өчен барлык юнәлешләр, белгечлекләр буенча укыган студентлар татар халкы һәм төрки дөньясы тарихы, төрки-мөселман халыклар мәдәнияты кебек фәннәр өйрәнергә тиеш.
Фәнни тикшеренүләр алып бару. Аның төп юнәлешләре: татар теле белү куллану дәрәҗәсен тикшереп тору, аның саклану һәм үсеш технологияләрен булдыру, бу өлкәдә башка халыклар тәҗрибәсен өйрәнү, укыту программаларын һәм методикаларын булдыру, тулы кыйммәтле татар мәгълүмати, мәдәни мөхиты булдыру һәм башка темалар.
Университетның мәдәни функцияләре: Балалар, үсмерләр, яшләр татар теленә, татарлыкка  тартылсын өчен аларга кызыклы, заманча, шул ук вакытта милли гореф-гадәтләрне сакларга юнәлтә торган мөхит кирәк: әдәбият, кино, мультфильмнар, музыка һәм башка нәрсәләр. Татар мәдәниятын рус һәм инглизтелле мәдәниятка карап ясап булмый. Аның үсеш, баету чыганаклары һәрвакыт төрки, гарәп-мөселман, фарсы, һинд мәдәниятлары булган. Шуңа алар белән танышу, ин яхшы, файдалы әсәрләрне табып, тәрҗемә итеп, татарларны алар белән таныштыру бик кирәкле эш.
Татар яшләре мәдәнияты төнге клубларда үсә алмый, аңа милли рухлы, милли мирас белән таныш яшләр мөхите бик кирәк.


Милли университет оештыру мәсәләләре.
Университет эшли башлагач ук ул татар теле саклау һәм үстерү программаларында катнашырга тиеш, соңрак аларны үзенең тирәсендә тупларга.
Университет Татарстан бюджетыннан да, шәхси фондлардан да финансланырга булдыра.
Укучылар һәм ат -аналар максаты сыйфатлы белем алып яхшы эшкә урнашу. Шуңа беренче 10 ел булса да аңа укучыларны кызыксындыру өчен махсус программалар төзергә кирәк була. Әйтик өстәмә белем бирү программалары, халыкара сертификатлар алу, студентларга тел үстерү программаларында түләүле эш: сораштырулар үткәрү, фәнни, техник һәм башка материалларны тәрҗемә итү һәм башкалар.
Әйтик университет тәмамлаучыларга  эшкә урнаштыру гарантияләре, квоталар булырга мөмкин.
Әлбәттә, төп мотивация – сыйфатлы белем бирү инде ул
Күбесе татар телендә яхшы белем биреп булмас, татар университеты тәмамлаган белгечләр хезмәт базарында кирәк булмас дип уйлый.
Минемчә бу дөрес түгел, бик тар караш. Бердән белем сыйфаты телдән килми, әгәр укучы аны яхшы белсә, ул укыту сыйфатыннан, дәреслектәр сыйфатыннан, укучының тырышлыгы һәм кызыксынуыннан килә.
Белемнәр төрле телләрдә нигезләнә: математика фәннәре – математика билгеләре, символлары телендә, заманча технологияләр күбрәк инглиз телендә, филология фәннәре – төрле өйрәнә торган теллердә. Шулай итеп күп фәннәрдә рус, йә татар теле белем алганда ярдәм генә итә.
Икенче шик: татар университеты тәмамлаган белгечләр беркемгә дә кирәкмәячәк дип күп кеше уйлый.
Татар университеты тәмамлаган белгечләрнең хезмәт базарында беренче өстәнлек - телләр яхшы белү булачак. Икенче – төрки һәм мөселман халыклары мәдәнияты һәм традицияләре белән ташыш булган белгечләр Урта Азия, Якын Көнчыгыш илләре белән дәүләт һәм бизнес структуралары хезмәттәшендә кирәк булачак, чөнки бу Татарстанның да, Русиянең икътисади элемтәләр үстетерер өчен төп юнәлеш. Бу тарихи татарлар урыны. Хезмәт базарында шул урыннарны татарлар яңадан яуламаса аларны башкалар алып кала.
Шулай ук бу юнәлештә туризм үстерү мөмкинлекләре дә зур.
Әлбәттә милли телевидение, радио, Интернет ресурслары устерер өчен татар телендә укыган белгечләр кирәк.
Башка юнәлешләрдә алар кирәкле булачак.
Нәтиҗәләр:
Университет әһәмиятен шундый мисал күрсәтә: Фарер утраулары мәйданы һәм халык саны буенча Буа районы кебек, 49 мең халкы. Бу ил Даниянең автономияле регионы итеп санала.
Ләкин алар тулы мәгариф системасы, университет булдырган. Нәтиҗәдә фарер телендә 2013 елда 238 исемдәге китап чыккан, татар телендә 240 исемдәге китап...
Татар университеты булдыру – татарларга милләт булып калу шарты. Сәяси, икътисади шартларга карамыйча аны тормышка ашыру юлларын табарга кирәк.
Кемдер бу файдасыз хыял дип әйтер. Ләкин без үзебез алдында төгәл максатлар куярга һәм хыялны чынбарлыкка әйләндерергә...

Наил Гыйлман, 2017 ел.