Башкортостанда 12
майда шиханнарны
яклаучылар бик зур чара уздырдылар. Стәрлетамак
каласыннан ерак түгел урнашкан Торатауда Башкортстанның төрле төбәкләреннән
килгән 2-3 мең кеше җыелды. Бу
чараны флешмоб “Кольцо жизни» дип атадылар. Максаты: Торатау, Йөрәктау һәм Куштау шиханнарын
(тауларын) саклап калу. Чара республиканың төрле милләт һәм төрле сәяси көчләр
вәкилләренең берләштерде. Чараның төп оештыручысы «Башкорт» милли иҗтимагый
оешмасы булды. Аңа «Ачык Россия» хәрәкәте , «Рус Географик
Җәмгыяте», "Яшел Лигасы" һәм "Яшелләр"
Россия экология партиясенең региональ
бүлекчәләре кушылды.
Дәвам: Шиханнарны яклау Башкортостан халыкларын берләштерде.