01.08.2019

Чуашстан: татар авыллары һәм милли мәгариф хәле.

Чуашстанда 2010 ел җанисәбе буенча 34,2 мең татар яшәгән, бу республика халкының 2,7% булган. Аларның 22 меңе ( 65% ) авылларда яши.  Шул исәптән 19 меңе ( якынча 56% ) - мәктәптә татар теле укытылган авылларда яши. Чуашстан авылларында яшәүче татарларының бу якынча 87% була (22 меңнән 19 мең). Чуашстан шәхәрләрендә бер мәктәптә дә да татар теле укытылмый. Укучыларның милли составы буенча статистика булмаганга һәм авылларда әлегә кадәр барлык балалар мәктәптә әз ме күп ме туган тел өйрәнгәнгә, шундый нәтиҗә ясый алабыз - Чуашстан  татар балаларының  56% чамасы - мәктәптә татар телен өйрәнә ала...