АЛЯСКАДА 21 ДӘҮЛӘТ ТЕЛЕ.

АМЕРИКАНЫҢ АЛЯСКА ШТАТЫНДА  21 ДӘҮЛӘТ ТЕЛЕ.
“Америка (АКШ) - төрле халыклардан  бер милләт ясаучы “эретү казаны” дигәнне күп тапкыр ишеткән. Элек бу фикер дөрес булгандыр, хәзер бездә бу сүзләрне  урыслаштыру сәясәтен аклау өчен генә әйтәләр. 1970-нче елларга кадәр Америка хокумәте төп халыкларга карата көчләүле ассимиляция сәясәтен алып барган. Соңгы елларда Америкада төп халыклар телләрен саклап калу мәсъәләсенә игътибар арта бара. Күптән түгел, Америкада ике телдә белем биргән мәктәпләр саны ике ел өчендә 2 меңнән 3 меңгә кадәр артканы билгеле булды. Шул исәптән төп халыклар телләрендә укыткан мәктәпләр дә үсә...Тагын бер факт – биш ел элек Аляска штатында 20 төп халык теленә - рәсми тел (дәүләт теле) статусы бирелде.
Америка Кушма Штатларында (АКШ)  федерация дәрәҗәсендә рәсми тел билгеләнмәгән. Инглиз теле рәсми рәвештә кайсыбер штатларда гына дәүләт теле дип игълан ителгән. Пуэрто-Рика белән Нью-Мехико штатында рәсми тел – испан теле. Гавай штатында инглиз теленнән башка, гавай теленә рәсми статус бирелгән. Америкада инглиз теле статусы 1990 елга кадәр Советлар Союзында рус теле статусын хәтерләтә.

2014 елда Аляскада барлык төп халыклар теллеренә дәүләт теле статусы бирелде.

1880 нче елдан ХХ гасыр ахырына кадәр Аляска кануннары мәгариф, идарә итү, мәхкәмә һәм башка рәсми эшләрне инглиз телендә генә алып баруны тәлап иткән. “Инглиз телендә генә” дигән канун мәхкәмә аша 2002 елда гына бетерелгән.1998 елда Аляскада инглиз теле дәүләт теле дип игълан ителә. Төп халыклар вәкилләре моның белән килешми, һәм күп елларбуе җирле телләргә инглиз теле белән тигез хокуклар бирү өчен көрәшә. 2014 елның февралендә Алясканың Вәкилләр палатасы барлык Аляска телләренә рәсми тел (дәүләт теле) статусы бирүче канун кабул итә.

                             Анкоридж шәһәре 

Нәтиҗәдә хәзер Аляска штатында 21 дәүләт теле. Инглиз теле – төп дәүләт теле булып кала. Канун рәсми документларда барлык дәүләт телләрен кулланырга рөхсәт итә. Ләкин документлар чыгарганда аларны инглиз теленнән башка телләрдә чыгаруны тәлап итми. Аз санлы төп халыклар телләренә рәсми статус бирү символик чара. Дәүләт теле статусы аларга игътибар, хөрмәт, аларны куллану арттыра, саклап калу шартларын булдыра.

Җирле телләр: инупиак, юпик (себер юпик теле, узәк юпик теле), алутик, унангакс, денаина, дэг синаг, холикачук, коюкон, югары кускоквим, гвичин, танана, югары танана, танакросс, хан, ахтна, эяк, тлингит, хайда, һәм цимшян. Алар эскимос-алеут телләре, индеецлар телләре, аерым изоляциләнгән телләртөркемнәренә керә.

                    Аляска телләре картасы.

1972 елдан бирле Аляскада Туган телләр үзәге эшли (Alaska Native Language Center). Үзәк Аляска телләрен өйрәнү белән шөгыльләнә, укытучылар, телләр һәм мәдәният буенча белгечләр әзерли. Кайсыбер Аляска телләрендә мәктәпләрдә башлангыч һәм урта сыйныфларда белем бирү оештырылган.

Аляска штатында яшәүче 740 мең кешедән 14-15 % чамасы- җирле төп халыклар.  Алар арасында якынча 30% кына туган телләрендә сөйләшә.Барлыгы Аляскада халыкның 16,2% инглиз теленнән башка телләрдә сөйләшә ала, ә 2,4% - үзенең туган телен генә белә

Иң күп сөйләшүчеләр юпик телләрендә – 11 мең кеше артык – юпик халыкларының яртысы. Кайсыбер телләрдә берничә дистә сөйләшүче кеше генә калган. Азсанлы халыклар телләре хәле начарая –сөйләшүчеләр өлеше кими;   Юпик телләре хәле тотрыклы – сөйләшүчеләр өлеше бер дәрәҗәдә диярлек тора.





2018 елда Аляска хокумәте төп телләр өчен гадәттән тыш хәл игълан итте. Ул чара җирле телләрне саклап калуга юнәлтә. Шул исәптән губернатор фәрманы Аляска телләрен мәгариф системасында , географик күрсәткечләрдә  күллану арттырырга тәлап итә.

Бу мәкалә белән бергә минем төнъяк халыклар һәм аларның телләре турында өч язмадан торган кечкенә серия килеп чыкты (“Кечкенә халыкның зур тәҗрибәсе”,  “Дөньяның иң кечкенә милли университетлары”). Татарларга нәрсәгә алар кирәк диючеләр булыр. Чыннан да аларның яшәү шартлары, культуралары, сәяси системасы бөтенләй башка. Ләкин безнең күп уртак проблемалар бар; беренчесе - тел саклап калу мәсәләсе...

Төнъяк халыклар тәҗрибәсе безгә нәрсә күрсәтә ала? - 50 кеше сөйләшкән телне дә дәүләт теле итеп була, 50 мең кеше сөйләшкән телне дә университетта укытырлык дәрәҗәгә күтәреп була. Моның өчен халык омтылышы һәм ихтыяры, чын федерация һәм демократия шартлары, дәүләт тарафыннан проблемаларны аңлау һәм ярдәм итү кирәк.

ЧЫГАНАКЛАР. СЫЛТАМАЛАР:


ЯҢА КОНТЕНТ: ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ГЕНӘ УКЫЙ АЛАСЫЗ!