ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ КИЛӘЧӘГЕ ТУРЫНДА ФИКЕРЛӘР


«Бизнес online” да 18 августта  Әлфрид Бустанов  мәкаләсе «Будущее татарского народа – это концепции, не связывающие себя с советским проектом» чыкты. Автор күп кызыклы фикерләр язган,  аларның  кайсыберләре  дөрес , кайсыберләре белән килешеп булмый, кайсыберләренә тирәнрәк аңлатмалар кирәк дип уйлыйм.

Әлфрид Бустанов мәкаләсенең кайсыбер  фикерләре.
1.   Мәкалә исемендә үк автор “Татар милләте киләчәге – совет чоры милли проектына бәйләнмәгән концепцияләрдә “ дигән. Ул элекке милләт концепциясеннән баш тартырга чакыра.
2.   Хәзерге  татар милләте ХХ гасырның 30-нчы елларыннан соң гына төзелгән, формалашкан, хәзерге милли инфраструктура - большевиклар милли проекты мирасы,  ул яңа шартларда эшли алмый, һәм күз алдында җимерелә.
3.   Хәзерге татар милләте үзенең мәдәнияты,  фольклоры, менталитеты буенча шәһәрдә яшәсәдә – авыл милләте; советлар чорына кадәр булган татар милләте – авылда яшәсә дә шәһәр милләте булган.
4.   Татар халкы  үзенең күптөрле мәдәнияты белән көчле һәм күптөрлелек миләтебезнең яңарышы өчен иң зур ресурс. Күптөрлелекне сакларга, мәдәниятны бер шаблонга китерергә ярамый.
5.   Тел күптөрле милли мәдәният өчен максат түгел, корал гына
6.   Заманча дөньяда катнаш гибрид формалар таралган, алар ныграк, һәм алар артында киләчәк.

Мәкаләгә Фейсбукта язган Айрат Фәйзрахман комменты ошады. Аның белән килешәм:

Айрат Фәйзрахман язган комментарий.
"Alfrid K. Bustanov чыгарган мәкалә, теоретик һәм стратегик яктан милләтебез өчен зур әһәмияткә ия. Күп кенә уйларыбыз белән ул аваздаш. Беренчедән, югалтулар кичерсәк тә, төшенкелеккә бирешмик, халкыбыз әле озак яшәр, һәм ул милли яшәешнең яңа формаларын табачак. Икенчедән, бер стандартка милләтебезне тәңгәл китерү дөрес түгел. (Татар стратегиясе авторлары белән минем төп килешәүем нәкъ шуннан гыйбарәт). Күптөрлелек бердәмлек шигареннән өстенрәк.
Әлфрид белән мин нәрсәдә килмешмим?
1. Совет милли институтларыннан баш тарту: кафедралар, мәктәпләр, мәдәният үзәкләре һ.б. Минем фикерләүем исә: совет заманында туган институтлар - асылы буенча совет продукты түгел. Алар модерн вакытының бер нәтиҗәсе. 
Бүгенге көндә дәүләт институтлары тормышны тагын да күбрәк колачлап ала, кеше дәүләттән һәм аның институтларыннан башка яши алмый һәм яши белми.
"Абсолют дәүләтизация" чагында бары тик үз институтларны гына формашалтырсан гына, Рәссәйдә Nation state (бермилләтле дәүләт) төзү тенденциясенә каршы нәрсәдәр куеп була. Һәм ул институтлар нәкъ: милли мәктәп, мөфтият карамагында булган мәчет, дәүләт бәйрмәнәре һ.б., 
Ул институтлар классик формада һәм яңа формада (гибрид) була ала.
2. Ресурслар кыскаруы. 
Кирәсенчә, дәүләт - ресурсларны ел саен күбрәк суыра, күпчелек илләрдә бюджетлар арта һәм ул яктан ресурлар әле озак дистә еллар азаймас. Шуңа күрә бу ресурларны дөрес юлга юнәлдерү өстендә генә эшләргә кала.
Нәтиҗә: гибрид формаларны (мәсәлән, өйдә баланы укыту, дистанцион укыту,) барлыкка китерү белән бер рәттән "иске" институтлар өчен көрәшү дә ләземдер."

Мәкалә фикерләре тирәсендә уйларым.
1.“Татар халкы  үзенең күптөрле мәдәнияты белән көчле һәм күптөрлелек миләтебезнең  яңарышы өчен иң зур ресурс. Күптөрлелекне сакларга, мәдәниятны бер шаблонга китерергә ярамый.”
Фикер бик дөрес. Ләкин ничек мәдәни күптөрлелекне сакларга? Бер яктан мәктәп, тулаем мәгариф системасы, балаларны стандарт россияннар итеп тәрбияли.  Икенче яктан - массакүләм глобаль культура (аның рус варианты)  массакүләм мәгълүмат чаралары аша аны җимерә. Өченче яктан - глобаль икътисад эштә дә, өйдә дә күптөрлелеккә урын калдырмый – бертөрле эш, азык, өй җихазлары...
Тере тел мохитын, аның байлыгын, диалектларны, төрле милли, дини традицияләрне әлегә кадәр нык калган авыллар гына күпмедер вакыт саклый ала (“совет чоры авыл милләте” калдыклары).
Мәдәни күптөрлелек саклау бик катлаулы мәсъәлә булса да, хәл  өметсез дияргә ярамый. Киләчәктә милли тел, мәдәният саклау мәсъәләсенә мәнәсәбәт үзгәрер, аларны саклауга күбрәк көч, ресурс бирелер дигән өмет бар.  Бу өмет нәрсәгә таяна?
Мәдәният кешене кеше итә. Кешеләр фән, технологияләр, икътисад  үсеше турында гына уйласа тиздән кешелекнең күпчелеге роботлар, ясалма интеллект белән кысырыклап чыгарылырга, дөньяда артык, кирәкмәгән элемент булырга мөмкин. Кеше, тәбигать, технологияләр арасында гармония булдыру төп мәсъәләгә әйләнәчәк, һәм мәдәният монда беренче рольда.     Ә мәдәниятның төп байлыгы югары культура тугел, ә халыкларның мәдәни мирасы.
2. Хәзерге татар халкы турында. Әлфрид Бустанов фикеренчә – хәзерге татар халкы - большевиклар милли проекты нәтиҗәсендә корылган, шәһәр мәдәниятыннан баш тарткан, элекке татар милләте белән элемтәләр югалткан бөтенләй башка халык. Бу фикерләр бер яктан карасаң чынбарлыкка якын. Шулай да ул буыннан буынга, йөзеллык дәвамында барган, күптөрле тарихи, мәдәни, социаль процессларны бик каты гадиләштеру була. ХХ гасыр башындагы татар халкын мактау, зурлаү, ә совет чорында яшәгән татарларны артык көчсез, ихтыярсыз күрсәтү минемчә дөрес түгел... 
Кызык булса, халкыбыз ХХ гасыр дәвамында кичергән үзгәрешләр турында берничә ел элек язган фикерләремне тәкъдим итәм:  Татарлар: ХХ гасыр.” (әлбәттә ул да тирән анализ түгел, вакыйгалар һәм процесслар күзәтүе генә)

Нәрсә ошамады, нәрсә белән килешеп булмый?
3. Беренчесе – татар теленә зур әһәмият бирмәве, тел турында җиңел генә әйткән сүзләр.  Автор фикеренчә тел мәдәният өчен  төп максат түгел, ә аны чагылдыручы корал гына”:
Татарская культура через такую призму — это не чак-чак, а достаточно разнообразный набор продуктов, с которым готовы себя ассоциировать совершенно разные люди. Язык в данном случае выступает лишь как инструмент. Не зря ведь львиная доля татарского письменного наследия была создана на арабском и персидском языках. Авторы этих текстов использовали язык для высказывания, он был средством, а не самоцелью.
Мәдәниятны телдән аерырга ярамый. Тел мәдәният нигезе. Мәдәни мирасны башка телгә тәрҗемә итеп була, ләкин ул чакта аның яме дә, кыйммәтлеге дә юкка чыга, ул кызык булмый.
Белем алу өчен тел корал гына, ә мәдәният өчен тел – йөртүче төп элемент.
Татарлар тарихы, мәдәни мирас, фольклор өйрәнү  тирәсендә чикләнгән рус телле мәдәни мөхит  төзеп була, ул бар инде. Ул милли мәдәниятның гибрид формасы, һәм туган тел югалткан кешеләргә  татарлык белән элемтә саклау мөмкинлеге бирә. Ләкин ул культура татар теленә әз ме күпме таянмаса, татар теленә тартмаса,  ул милләтне үстерми, саклап кала алмый, тулы ассимиляцияне генә кичектереп кенә тора.  
Бөтенләй ят мохитта, ябык мәхәллә формасында яшәгән милли төркемнәр генә, туган тел югалтсалар да миллилек саклый алалар. Андый мисаллар күп.
4. Турыдан туры әйтелмәсәдә, автор совет чорындагы милли инфраструктурадан баш тартырга чакыра.
Совет милли институтларыннан баш тартсак нәрсә кала? Совет чорында төзелгәт милләт, аның мәгариф системасы, фәнни, мәдәни структуралар  җимерелеп бетә инде. Ә аны алыштырырга безнең әле яңа формалар, яңа структуралар юк. Аларны төзергә кирәк. Ләкин алар күбрәк идеялар формасында гына бар әле.
Кайсыбер структураларны тулысынча яңартып була, ә кайсыберләрне юк.
Дәүләт мәгариф системасын алыштырып булмый. Ләкин аның  янында, күп тапкыр кечкенәрәк булса да, милли мәгариф системасы - яңа заманча формаларда булдырган милли мәктәрләр, балалар бакчалары һәм әлбәттә милләтнең интеллектуал үзәге - милли университет булырга тиеш.  Дәүләт мәктәпләре нигезендә дә өстәмә белем бирү һәм тәрбия системасы булдыру мөмкин - автор әйткәнчә - гибрид формалар......
19 гасыр – 20 гасыр башында кебек, татарларны башка милләтләрдән аерып булмый. Ачык дөньяда башка милләтләр белән катнаш яшәп, милләт булып сакланып калыр  өчен, татарларны үзенә тартырлык көчле милли инфраструктура – сыйфатлы мәгариф, көчле, кызыклы мәгълүмат чаралары чөлтәре, сәяси система, кызыклы заманча мәдәният, кызыклы милли тормыш булырга тиеш. Ә аларны кем булдыра? Хәзерге балалардан, укучылардан башка кеше юк  безнең. Аның өчен без кире мәктәп, балалар бакчасы проблемаларына  кайтырга мәҗбур – туган тел укыту, аның статусын күтәрү, милли аң бирү мәсәләләренә.
Яңача милләт төзүгә өмет булсын өчен - без яңа шартларда начар эшләүче иске татар структураларны сакларга; һәрбер татар авылында һәрбер татар теле дәресе өчен көрәшергә мәҗбур; анда яшәүче, башлары белән көндәлек мәшәкатьләргә чумган татарлар еш кына туган тел кадерен, аны саклау мөхимлеген аңламасада .

Ахырда...
Киләчәктә рус телле татарлар күпчелек булса да, милләтебезнең нык татар телле үзәге, тулы функцияле татар теле, үзенә тартырлык заманча мәдәният булырга тиеш.
Милләт буыннан буынга  әз ме күп ме үзгәреп тора. Русиядә соңгы 100-150 ел һәрбер буын көчле социаль үзгәрешләр аша үткән.

Милләт диеп беренче яктан,- бабалары мирасы белән элемтә саклаган, аны балаларына, оныкларына тапшырырга тырышкан,  икенче яктан,- алга таба,  киләчәккә омтылган халык, җәмъгыят турында әйтеп була. Халык тарихыннан, мирасыннан  аерылса да,  киләчәк турында үз акылы белән уйламаса да,  аны күрше көчлерәк халыклар үз орбитасына тартып алып йоталар. 
Август 2019 ел.