Татар теле мәглүмати киңлектә



Татарстанның һәм Русия Федерациясенең  мәгълүмати киңлегендә татар теллендәге мәгълүмат чаралары нинди өлеш алып тора? Татарлар барлык мәгълүматның нинди өлешен  татар телендә укыйлар, карыйлар, тыңлыйлар? Бу сорауларга җавап биреп татар теленең куллану дәрәҗәсен күреп була, һәм тел саклау чараларына бәя бирә алабыз.
Монда мәгълүмати киңлек төшенчесе - кешеләр мәгълүмат ала торган чыганаклар җыелмасын аңлата: китаплар, телевидение, Интернет, радио, журналлар, гәзитләр. Башкача аларны халкыбызның мәгълүмати мохиты дия алабыз. Аңа шулай ук тышкы реклама, элемнәр һәм башка пассив рәвештә үзләштерә торган мәгълүмат та керә.
Мәгълүмати мохитта татар теле өлеше бик түбән булса, ул  аралашу өчен дә, икътисади, иҗтимагый - сәяси өлкәләрдә дә әз кулланылачак. Мәгълүмати мохитта татар теленең өлеше кимеп бару, - татар теле саклау чараларының  түбән нәтиҗәлеген күрсәтә.
Ике ел элек кабул ителгән “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасында республиканың татар телендәге массакүләм мәгълүмат чараларының өлешен 13% тан 25% ка кадәр 2016 елда ук җиткерү мәсъәләсе куелган.
Ләкин Татарстанда рус телле федераль һәм башка чит мәгълүмат чаралары өлеше яртыдан артык: телеканаллар 90% тан артык, радиостанцияләр  65% , журналлар 75% чамасы. Республикада бысылган гәзитләр гына абсолют күпчелек тәшкил итә. Уртача федераль мәгълүмат чаралары иң киме 60%. Димәк, бу дәүләт  программасы үтәлсә дә, татар телле массакүләм мәгълүмат чаралары өлеше Татарстанның мәгълүмати киңлегендә 10% тан ким булачак. Казанда татар теле өлешен тагын ике тапкыр кимрәк  бәяләп була...

Татарча китаплар һәм вакытлы матбугат Русия күләмендә. Русия китап пулаты мәгълүматы буенча татар телендә 2014 елда: 278 исемдәге китап һәм брошюра, 24 журнал, 184 гәзит чыккан. Китапларның гомуми тиражы 824 мең данә, журналларның еллык тиражы 1054 мең данә , гәзитләрнең 52,9 миллион данә булган. Төгәл саннары билгеле булмаса да, китапларның һәм журналларның абсолют күпчелеге ( журналларның 90-95% чамасы) Татарстанда басыла, берничшә % Башкортостанда.  Әйтик, 24 журналдан 2се Башкортстанда чыга 60-70 меңле еллык тираж белән.
Татарча китаплар, журналлар, гәзитләр татарларның уку күләмендә нинди өлешен алып тора? Аны без бер татарга туры килгән татарча басмалар тиражын, бөтен Русиядә бер кешегә туры килгән  басмалар тиражына бүлеп исәпли алабыз. Татарча китапларның, журналларның, гәзитләрнең  еллык тиражын татарлар исәбенә бүләбез ( 5,31 млн. соңгы җанисәп буенча), ә рус һәм башка РФ телләрендә чыккан китапларның, журналларның, гәзитләрнең гомуми 2014 елдагы тиражын Русиянең халык исәбенә бүләбез. Нәтиҗәләр нинди?
Русия Федерациясендә 2014 елда, бер кешегә туры килгән басмалар тиражыннар,  татарларга татар телендә: китаплар - 4,6%, журналлар - 1,66%, гәзитләр - 15% булган. Димәк уртача санасаң татарларның уку күләмендә татар теле 6-7% тан артмый.
Астагы таблицада барлык телләрдә һәм татар телендәге басмаларның тиражы чагыштырыла.



Халык саны

Русиянең халык саны (2014 елда)
 143667 мең
Русиядә татарлар саны (2010 җанисәбе буенча)
 5310 мең (~3,8%)
Китаплар һәм брошюралар

Китапларның гомуми тиражы (РФ 2014 ел)
 485489  мең
Шул исәптән татар телендә
 824,5 мең (0,17%)
Бер кешегә ничә данә китап туры килә (РФ)
 3,38
Шул исәптән бер татарга татар телендә
 0,155
Татар телендәге китаплар өлеше % (татарлар өчен)
 4,6%
Гәзитләр

Гәзитләрнең гомуми тиражы   (РФ)
  9421953 мең
Шул исәптән татар телендә
 52290 мең (0,55%)
Бер кешегә ничә данә туры килгән (РФ)
 65
Шул исәптән бер татарга татар телендә
 10,41
Татар телендә татарлар өчен  %
 ~15%
Журналлар

Журналларның гомуми тиражы (РФ)
1722497 мең
Шул исәптән татар телендә
 1079,6 мең (0,06%)
Бер кешегә ничә данә туры килә
12
Шул исәптән бер татарга татар телендә
 0,2
Татар телендә татарлар өчен  %
 1,66%

 Астагы диаграммаларда, татар һәм рус телле  басмаларның, бер кешелек тиражы соңгы 20 ел эчендә ничек үзгәрүе күрсәтелә.

Тагын бер диаграммада бер татар кешесенә туры килгән татарча басмалар саны ( бер елга ничә данә), рус телендә чыккан басмалар саныннан ничә процент булганын күрсәтелә



Бүгенге хәлне безнең милли матбугат һәм нәшер итү иң яхшы дәрәҗәдә булган 1994 ел белән чагыштырыйк. Ул вакытта Русия Федерациясендә  бер татарга туры килгән рус телендәге басмалар тиражына карата: татар телендәге китаплар – 14,4%, гәзитләр – 30% , ә журналлар 101,6 % булган (1993 елда – 46%).
 1994 елда кеше саен рус телендә 1,96 данә журнал туры килсә, татар телендә  татарларга 1,99 данә журнал туры килгән.
Русиядә 20 ел эчендә журналларның гомуми тиражы 5,7 тапкыр арткан, ә шул исәптән татар телендәге журналлар тиражы 11 тапкыр кимегән. Башка милли телләрдәге журналлар да шундый ук хәлдә. Русия Федерациясендә 2014 елда чыккан журналларның гомуми тиражыннан 99,2% рус телендә.
Китапларның, гәзитләрнең, журналларның уртача тиражларына карасак, 20-22 ел элек татарларның уку күләмендә татар телендәге басмалар өлеше 30-35% ка җиткән, 2000 елда якынча 15% булган, бүген 5-7% кына тәшкил итә.

Телевидение. Хәзер татар телендә 5 телеканал эшли, Татарстан  районнарында эшли торган җирле каналларны санамыйча. Алар арасында ТНВ-Татарстан татарча һәм русча, Туган тел башкортча, татарча һәм русча тапшыра, Тагын берничә телеканалда (ТРК Казань, Чаллы ТВ һәм башкалар) аерым татарча тапшырулар бар .
Татар телеканаллары 2009-2013 елларда тиз үсте, бер бер артлы 4 яңа канал эшли башлады. Ләкин соңгы 15 елда телеэфирда рус теле өлеше артты гына. Статистика буенча 2000 елда РФ шәхәрләрендә уртача 7 кулай телеканал булса, 2010 елда алар саны 27гә җиткән.
2008-2013 елларда спутник телевидениесы чөлтәрләре бик тиз үсте. Бүген Русиядә аларга 60% артык йорт хуҗалыклары тоташтырылган һәм алар 200гә кадәр канал тәкъдим итәләр.
Татарстанда 2016 ел башында халыкның 78% ка якын түләүсез цифрлы телевидениеның 20 каналы белән (беренче һәм икенче мультиплекс) куллана ала, тагын 20% –  10 канал белән. Эфирда тагын 6 федераль телеканал һәм ТНВ эшли. Эфирдагы 20-25 канал арасында яртылай  татарча тапшырган “ТНВ-Татарстанның” татар теле өлеше 2,5% тан артмый.
Республикада төп кабель һәм IP-TV челтәрләре операторы Таттелеком  65тән 200кә кадәр телеканал тоташтыру тәкъдим итә. Алар арасында 3-4 татар телеканалы. Русиядә иң зур спутник телевидениесы челтәре – ТриколорТВ ның 200 каналдан татар телендә бер –“ТНВ-планета” гына.
Нәтиҗәдә өч-дүрт татар телеканалы ТР телеэфирының  2-5% чамасы гына тәшкил итә. ЦАИР компаниясе (Центр аналитических исследований и разработок, Казан) тикшеренүләре буенча ТНВ каналын татар районнарында 73-79%, Чаллыда 14,7%, Казанда 8%, уртача республикада 27,9% карыйлар.
Ләкин TNS Gallup Media компаниясе  тикшеренүләренә карасак 2015 елның октябрьда-ноябрьда Казанда бервакыттта телевизор караучылар арасында ТНВ тамашачылары өлеше уртача нибары 0,5-0,84% булган. Соңгы 2-3 елда ТНВ өлеше өч тапкыр кимегән. Ул өлешне Казанда яшәгән татарларга гына бүлсәк – 1-2% була. Татарстан буенча уртача ул тагын 2 тапкыр зуррак булса да – ТР татарлар караган каналлар арасында ТНВ өлеше – 3-4% чамасы гына була.  Казанда ноябрьда ТНВ популярлыгы буенча 19 урында гына булган. Казанда ТНВның потенциаль аудитория 12% чамасы. “ТНВ-Татарстан” яртылай русча тапшырганны, ә башка татар телеканалларының популярлыгы берничә тапкыр кимрәк булганны исәпләсәк: Татарстанда яшәүче милләтттәшләребез караган тапшырулар арасында  5% чамасы гына татар телендә. Бу хәл федераль хакимият сәясәтеннән дә, телевидениеның технологияләре бик тиз үсешеннән дә, милли телеканаллар үстерүгә вакытында зур игътибар бирмәгәннән дә килә.

Татарча радио Татарстан эфирында һәм Интернетта. Интернет чыганаклары буенча (“Википедия”/проект Радио‎ / Списки‎/ Радиостанции России...) Татарстан эфирында 46  радиостанция эшли, алар арасында 29 – федераль һәм башка регионнарныкы (~63%). Татар телендә 11 радиостанция (~ 24%) тапшыра, ләкин аларның яртысы җирле станцияләр һәм үзләренең районнарында гына эшлиәр.
Казанда һәм тирәләрендә тапшыручы 30 радиостанциядән – 5 , Чаллы, Түбән Кама тирәләрендә 26дан – 4 радио тулысынча йә өлешчә татар телендә тапшыра. Нәтиҗәдә
Татарстан радиоэфирында татар теле өлеше 10-20%чамасы була.  
Шулай ук эфирда эшләгән станцияләрнең күбесе Интернет аша да тапшыра. Интернетта гына тапшыручы  онлайн-радиолар саны 10га якын. Радио өлкәсендә иң билгеле Guzei.com сайты мәгълүматы буенча: барлыгы татар телендәге онлайн-радиолар саны  20гә җитте, аларның 17се - музыкаль радиолар. 
Мәгълүмати  эчтәлеген - музыкадан тыш тапшырулар бик әз булуны санамасаң, Татарстанда татар радиосы үсешен канәгатьләнерлек дип була. Татар радиосы үсешен федераль хакимият – радиоешлыклар буенча федераль комиссия дә чикли.

Татарча китаплар һәм вакытлы басмалар Татарстанда.  Русия китап пулаты мәгълүматы буенча Татарстанда 2014 елда: 1397 исемдәге китап һәм брошюра чыккан, аларның гомуми тиражы 1645 мең данә булган. Алар арасында татар телендә күпме булганы турында төгәл мәгълүмат юк.
. Татарстанда чыккан журналларның 12090 мең (12 млн.)  гомуми тиражынан татар телендә якынча - 8% ( ~1 млн.) булган.
Татар телендә гәзитләр күп регионнарда татар төбәкләрендә чыга, шуңа аларның ТР мәгълүмати киңлегендәге өлешен чамалау кыенрак. Русиядә татар телендә чыккан гәзитләрнең еллык тиражы 52,3 миллион. Шуларның 70-80% Татарстанда басылса, алар ТР гәзитләренең 214,7 миллионлык тираждан якынча 15-20%  чамасы була.



Интернет. Татарча Интернетның өлешен табу иң авыр мәсъәлә, һәм ул аерым тикшеренү темасы булырга тиеш. Аның турында без берничә факт кына әйтик.
Май аеның беренче атнасында исәпләнгән  LiveInternet.ru порталы рейтингы буенча Казанда һәм Татарстанда иң популяр 100 сайтны карыйк. Анарда Татарстан сайтлары гына.
100 иң популяр сайт арасында: 6 – татар телендә генә, тагын 14 – татар һәм рус телләрендә. Ләкин ул рейтингта иң беренче татарча сәхифәләре булган сайт 14-нче урында гына. Шул 20 сайтның абсолют күпчелеге –массакүләм мәгълүмат чараларының сайтлары.  Гомуми караулар саны буенча алар 8,5% тәшкил итәләр (100 сайт арасында). Бу саннарга таянып: Татарстан сайтларында мәгълүматның  5-6%  - татар телендәге сәхифәләрдә карыйлар диеп була. Ләкин тагын шуны да истә тотарга кирәк - республика сайтлары барлык сайтлар караулар санында берничә процент кына.


Нәтиҗәләр. Бүгенге көндә Татарстанның мәгълүмати киңлегендә татар теле өлеше  10% тан ким. Казанда мәгълүмати киңлектә татар теле өлеше 5% тан артмый. Әлбәттә, андый мохитта татар телендә сөйләшүчеләрнең санын арттыру, милли аң күтәрү турындә уйлап булмый.
Рус теле белән ярыша алырлык булсын өчен, татар теле  өлешен берничә тапкыр арттырырга кирәк. Беренче чиратта татарлар күпчелектә булган төбәкләрдә мәгълүмати киңлектә татар телен беренчелеккә чыгару мөһим, аларның урыслаштыруын туктатыр өчен.
Тел һәм милли аң саклап калу һәм үстерүнең  төп шартларының берсе – халык туган телендәге һәм милли рухлы мәгълүмати мохитта яшәргә тиеш. Кешенең аңына, шул исәптән фикерләү һәм сөйләшү телен сайлауга, мәгълүмати мохит: телевидение, радио, интернет, басмалар йогынтысы бик көчле, чөнки технологияләр үсеше нәтиҗәсендә мәгълүмати киңлектән беркайчан да аерылмый диярлек.
Һәрбер кеше, гайлә үзенең мәгълүмати мохитын үзе сайлый. Тел саклансын һәм үссен өчен  татарларның мәгълүмати мохитында татар теле яртыга якын йә артыграк булырга тиеш. 
Моның өчен татар телендәге мәгълүмат чарачары җитәрлек санда булырга, сыйфаты һәм мәгълүмати эчтәлеге белән рус телендәгеләрдән калышмаска тиешләр.